Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден: АКШ Әфганстанга 2014 елдан соң да ярдәм итәчәк


АКШ Әфганстанда иминлек тәэмин итүне 2014 елга әфган гаскәрләренә тапшырганнан соң да хөкүмәт һәм хәрби көчләрен ярдәмсез калдырмаячак, диде Кабулга килгән АКШ вице-президенты Джо Байден.

Бүген Байден Әфганстан президенты Хәмид Карзаи белән очрашты.

АКШ вице-президенты шулай ук халыкара хәрби коалиция башлыгы Дэвид Петреус белән очрашты һәм АКШ хәрбиләре әфганнар өчен күнегүләр оештырган үзәктә булды.
XS
SM
MD
LG