Accessibility links

Бер рәсемгә карап туган уйлар


Василий Худяковның ”Әсиргә алынган Сөембикә-ханбикәнең Казаннан китүе” рәсеме
Василий Худяковның ”Әсиргә алынган Сөембикә-ханбикәнең Казаннан китүе” рәсеме

“Симбирский курьер” гәзитендә 2011 елның истәлекле даталары тупланмасы басылып чыкты. Анда төрле фиркаләр, ширкәтләрнең ачылуы һәм күренекле җирле шәхесләрнең юбилей кебегрәк туган көннәре искә төшерелә. Тик менә өлкә халкының өчтән бер өлешен тәшкил иткән чуаш-мукшы-татарлардан искә алырлык бер генә кеше дә юк икән. Һәм булуы да мөмкин түгел, дип санала, күрәсең. Әйтик, Аксаков, Карамзин (Кара морза), Баратаев, Бекетов фамилияләре төркичә кычкырып торсалар да, барчасы да урыс мәдәниятына хезмәт иткән урыслар булып кына кабул ителәләр.

Шөкер, арада, тамырларын онытмыйча, үз халкына хезмәт итәргә тырышучылар да булган. Мәсәлән, Барыш районының Акшуат авылы алпавыты Поливанов (пәһлеваннан) үз кулы астындагы милләттәшләренә тиешле шартлар тудырырга тырышкан. Һәрхәлдә, “крепостной” Василий Худяковка танылган рәссам булып җитлегергә мөмкинлек биргән ул.

Ә юбилярлар исемлегендә Ходайкулдан барлыкка килгән Худяков фамилияле рәссамның үз исеме дә бар – аның тууына гыйнвар уртасында 185 ел тула. Бу рәссамның “Акшуатта чәй эчү” дигән картинасы да авыллар халкына да үз йөзен саклап калырга мөмкинлек булганын күрсәтә: киемнәре генә түгел, чырайлары да нәкъ безнеке – татарныкы. ”Әсиргә алынган Сөембикә-ханбикәнең Казаннан китүе” дигән картинасы исә аеруча тирән тәэсирләр тудыра.

Сөембикәнең башы салынган, күзләре йомык, янында дүрт яшьлек Үтәмешгәрәй һәрвакыт горур булган әнисенең бу хәленә аптырап карап тора. Багучысы аны уенчыклар белән кызыктырмакчы. Әмма сабыйның күзләре аңа түгел – әнисенә текәлгән. Үтәмешгәрәй үзен алда ни көтәсен: чукындырылып, Александр исемен тагачакларын да, тынчу монастырьда яшәп, унсигез яшендә “сүнгәч”, кабере өстенә тәре куелачагын да белми әле. Сөембикә янында ике хәрби урыс басып тора. Арткы планда өч көймә күренә. Аларда үз ватанын Мәскәү явыннан саклап әсир төшкән олуглары сак астында утыралар. Яр буенда ләмгә утырган көймәдә бер татар карты, урыныннан торыр да, ханбикәне коткарырга ташланыр кебек хәлдә. Куркудан нишләргә белмәгән балалар аңа сыенганнар. Ерактарак – мал көтүе. Терлекләр дә куркынып чабалар. Көтүчеләр күзләре белән генә түгел – җан-тәннәре белән ханбикәгә таба омтылалар.

Ә икенче якта халык, халык, халык… “Синсез ил-йортыбыз харап булыр бит!” – дигән тавышлар яңгырагандай. Халык яр буйлап чаба, егыла, ятып намазын укый. Карт-коры, хатын-кыз, бала-чага елый, сыкрана.

Картинаны игътибар белән карасаң, бу әле илгә килүче афәтнең башы гына булуын, алда тагын да хәшәрәт куркыныч көннәр киләчәген сиземлисең. Офыктан болытлар күтәрелеп килә. Явыз җилләр аларны Казан өстенә куалыйлар. Манаралар да бөгелеп елыйлар кебек. Казан өстенә каһәрле фаҗигале язмыш килә. 1552 елның дәһшәтле көзе сулышы сизелә. Алда – азатлык өчен гасырлар буена сузылачак аяусыз көрәш еллары.

Менә шундый хисләр тудыра Худяковның рәсеме.

Мин бу картинаны беренче мәртәбә Пластов исемендәге “Художественная галерея” музеенда күргән идем. Икенче мәртәбә иптәшләрем белән барган идек тә... Юк икән - аны күргәзмәгә вакытлыча гына куйган булганнар, төбәкне өйрәнү музееның сәнгать залы хезмәткәре Луиза Баюрадан сорарга киңәш бирделәр.

Бардык, сорадык. Тик анда да сакланмада ятарга гына лаек икән бу әсәр. “Нигә шундый һәрдаим кеше күзе алдында торырга тиеш әсәрне халыктан яшерәсез?” дигән сорауга: “Урын җитми, бездә 10 мең картина бар, шуларның бары тик 500е генә күрсәтелә” дигән җавап булды. Казанга сату, яки Моне, Мане кебек атаклы французлар рәсемнәренә алмашу да мөмкин түгел икән.

Печән өстендә яткан эттәй, дияргә генә кала инде бу очракта да.

Василий Худяков сәүдәгәр-фабрикант Акчуриннар нәселе ярдәмендә үз талантын тиешле дәрәҗәдә куллана алган. Бу нәсел халкыбыз тарихында тирән эзләр калдырган. Иҗтимагый, сәяси, дәүләти эшлекле Йосыф Акчураның исеме киң катламнарга таныштыр. Исмәгыйль Гаспралының тормыш юлдашы һәм «Тәрҗеман» гәзитен чыгаруда уң кулы булган Зөһрә Акчуринаны да күпләр беләдер.

Бу күренекле нәсел танылган галимнәр, әдипләр, археологлар, рәссамнар, эре-эре мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен биргән. Әмма Сембер татарлары өчен аеруча зур хезмәт күрсәткән. Сембернең үзендә архитектура һәйкәле исеменә лаек булган мәчет кенә түгел, тулы бер мәчет-мәдрәсә комплексы да — аларның халыкка бүләге булган.

Кызганыч, татар җәмәгатьчелеге рәсми рәвештә архитектура һәйкәле булып танылган бу мәһабәт биналар комплексын халыкка кайтару ягыннан ничек кенә тырышмасын, ул һаман да икмәк пешерү магнаты Михаил Фридман кесәсендә кала бирә. Күптән инде буш ятса да.

Мондый вәхшилек турында ”Азатлык” аша да хәбәрләр булган иде. Хәтта бу мәчетнең фаҗигале язмышы, аны хуҗаларына кайтару кирәклеге турында тулы бер документлар тупланмасы китап булып та чыккан иде, югыйсә.

Айрат Ибраһим
Сембер шәһәре
XS
SM
MD
LG