Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:12

Сугыш ветераны ярдәм көтә


Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче сугыш ветераны Мулланур Габдрахманов бүген даруларга һәм инвалид арбасына мохтаҗ. Сугыш ветераннарына бушлай торак төзеп бирүче хөкүмәт, кайберәүләрне инвалид арбасы белән дә тәэмин итми.


Бүгенге көндә Мулланур Габдрахманов Казанда ялгыз гомер кичерә. Тормыш иптәше Наиләне 5 ел элек җирләгән. Үзенең дә сәламәтлеге шәптән түгел. Соңгы елларда күршеләре дә тынычлыгын боза икән.

“Күршеләр тынычлыгымны боза. 10 елдан бирле хәмер эчәләр. Милициягә әйтәм, килмиләр. Күршеләр тавышыннан йоклап та булмый”, ди Габдрахманов.

“Пенсиямнең күпчелек өлеше фатирга түләргә һәм даруларга китеп бара”

“Даруларны 9 елдан бирле үз кесәмнән түлим. Бөтен пенсиям минем даруларга китә. Әнә бит алар күпме”, дип дивар кырында торган биш картон тартмага тутырылган буш дару савытларын күрсәтә.

Мулланур Габдрахманов өендә җыелган дару савытлары
Мулланур Габдрахманов моңа кадәр социаль пакеттан баш тартып килгән булган.

“Быел социаль пакет аша дарулар алырга дип уйлаган идем. Тик миңа кирәкле дарулар юк булып чыкты. Быел да мин даруларны сатып алам. Имеш аларда даруларның исемлеге юк икән. Ә моңа кадәр җитәкчеләр нәрсә караган? Аны бит 2011 елга күчәсен алдан ук белергә кирәк иде”.

Ул, дарулар хакында ярдәм сорап, Владимир Путин һәм Дмитрий Медведевның Казандагы халыкны кабул итү үзәкләренә мөрәҗәгать итүенә карамастан, аңа бүгенгә кадәр ярдәм кулын сузучы булмаган. Дөрес, хатларына җавап биргәннәр бирүен, ярдәм итәргә дә ышандырганнар, “Тик нәтиҗәсе генә күренми шул”, ди сугыш ветераны.

“Эшләрбез дип җавап бирәләр. Әмма бер кеше дә бернәрсә дә эшләми”, ди ул.

Моңарчы сәламәтлегенә бик зарланмаган Габдрахмановның соңгы вакытларда аякларының көе киткән. Инвалид арбасы алу өчен социаль яклау үзәгенә 9 ел элек мөрәҗәгать иткән булган. “Бүгенгә кадәр алардан җавап булмады”, ди ул. Бу хакта соңгы мөрәҗәгатен узган ел ясаган булган. “Әлегә кулыбызда юк, кайткач шалтыратырбыз”, дип ышандырганнар.

“Кемнәргәдер фатирлар да бар, кемдер инвалид арбасы да ала алмый”

“Миңа инвалид арбасы кирәк. 9 ел элек инвалид арбасы бирүләрен сорап мөрәҗәгать иткән идем. Әле дә миңа бирелмәде. Мин бит өйдә генә йөрим. Урамга чыга алмыйм. Кайсы вакыт тора да алмыйм. Миңа хәтта кайчак бәдрәфкә барырга да, кухняга чыгарга да бик авырга туры килә”, ди ул.

Дәрвишләр бистәсендә көн күрүче сугыш ветераны Мулланур абыйның фатирына күптәннән инде ремонт ясалмаганы гади күз белән дә күрерлек. Биш катлы йортның иң өске катында яшәүче Габдрахмановның бер бүлмәсендә түшәменнән хәтта берара су да үткән.

Республикада сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы белән меңләгән квадрат метр торак төзелсә дә, сугышны аркылыга-буйга кичкән Мулланур Габдрахмановка игътибар булмаган. Дөрес, аның яңа фатирга ихтыяҗы юк-югын, әмма булган фатирында бераз төзекләндерү эшләре алып барылган булса, аның да күңеле бераз булса да күтәрелеп киткән булыр иде бит.

“1999нчы елдан бирле шундый хәл инде. Фатирымны төзекләндерү өчен тиешле урыннарга мөрәҗәгать иткән идем. Кәгазьләре бар. Ремонт ясарга дип килделәр килүен. Әмма башта әйберләрне күчереп, бүлмәне хәзерләп куярга куштылар. Мин берүзем нишлим инде? Шуннан соң ремонтка каршы килергә туры килде. Төзекләндерү шулай итеп булмый калды”, ди Мулланур Габдрахманов.

“Аякларым йөреп торса, мин бүген дә үз илемне якларга хәзермен”

Мулланур Габдрахманов бүген үзенә хөкүмәттән тиешле игътибар булмаса да, шушы тыныч тормыш өчен көрәшкәненә үкенми. “Кирәк икән бүген дә илем өчен хәрби хезмәткә әзермен”, ди ул күңеле тулып.

“Үз җиреңне яклап без дә сугышмаган булсак, кем сугышкан булыр иде? Ул яктан бернинди дә үкенечем юк. Бүген сугыш була калса, аягымда йөри алам икән, бүген дә илемне сакларга хәзер торам. Үз илеңне саклау үкенеч булырга тиеш түгел. Үзеңнең йортыңны, үзеңнең туганнарыңны яклау һәрвакыт кирәк ул. Миңа бүген тынычлык һәм дарулар гына кирәк. Бүтән бернәрсә дә кирәкми”, ди Габдрахманов.

87 яшьлек Мулланур Габдрахманов Бөек Ватан сугышына 17 яшендә катнаша. Сугышта күрсәткән каһарманлыклары өчен 17 орден-медаль белән бүләкләнә.

1947 елда сугыштан кайткач, кабаттан хәрби хезмәткә чакырыла. Ватан алдындагы бу бурычын да үтәгәч, озак еллар Ленинградта (хәзер Петербур) кино төшерү өлкәсендә эшли. Үзе дә 30 нәфис фильмның эпизодларында катнаша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG