Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 елдан район газетлары да интернетка чыга


Эльвира Гыйльметдинова
Эльвира Гыйльметдинова

Басма мәгълүмат чаралары, аларның интернеттагы битләре, яңа төр конвергент редакцияләр хакында “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең милли матбугат чаралары бүлеге мөдире Эльвира Гыйльметдинова белән әңгәмә корабыз.

Хәзер үзәк матбугат чараларының интернетта сәхифәләре бар. Алар яңартылып тора. Анда еш кына мәгълүмат күбрәк тә була. Басма матбугат чыгудан туктар, ә аның урынына интернет кына калыр дигән куркыныч бар диләр.

Эльвира, газет-журналлар бетеп, интернет кына калыр дигән сүз белән килешәсеңме?

– Сүземне ерактан башлыйм әле. Кинематограф барлыкка килгәч, театр үлә дигән курку булган. Ләкин ул әле дә популяр. Телевидение барлыкка килгәч, театр да, кинематография дә бетәр дип фаразлаганнар. Бүген барысы да бар, үсештә.

Интернетны “дөнья чүплеге” дип атарга буладыр. Ә газет – халыкка хезмәт итүче билгеле бер чара. Интернетта сайлап алу мөмкинлеге зур. Ләкин әлегә бөтен кеше дә сайланырга әзер түгел. Шуңа күрә кеше интернетка керү белән бераз югалып кала.

Минем, мәсәлән, браузерымда унлап сайт бар. Интернетта актарынмыйча, кирәкле сайтларга гына кереп чыгам. Шушы 10 сайт миңа бик җитә.

Газет журналистына җитдирәк карыйлар. Ә интернеттан укыганда “менә интернеттан алдым”, “интернетта бар иде” диләр. Аны кем, каян алып язган... Күп кенә чыганаклар буталып бетә, сайтлар бер-берсеннән күчерә. Күп очракта автор да күрсәтелми бит.

Әмма күп кенә газетлар басма вариантка караганда үз сайтларында күбрәк мәгълүмат бирә бит.

– Бу укучыларны арттыруның бер ысулы гына. Сайтлы газетлар дөрес юнәлештә эшләсә, шуңа ирешә дә. Мәсәлән, “Комсомольская правда”, “Казанские ведомости” сайтына күнеккән укучы инде газетның кәгазь вариантын калдырмаячак.

Гомумән, мультимедиа газетлары: аудио, видео карау мөмкинлеге – ул матбугатның киләчәге. Моны конвергент редакция, ягъни журналистиканың синтезы дип тә атыйлар. “СТВ-Медиа”, “Барс-Медиа”ларны мисалга китерергә була.

Миндә кайвакыт интернет журналистларны ялкауландыра дигән хис барлыкка килә. Күп кенә эш интернет аша башкарыла. Мәсәлән, миннән “В контакте” аша интервью алалар. Үземнең дә андый гөнаһым бар.

– Синең белән тулысынча килешәм. Интернеттан күп мәгълүмат күчерелеп тә бастырыла. Журналистлар соңгы арада җыелыш һәм башка чараларга сирәк йөри. Бу аеруча шәхси газетларга кагыла. Дәүләтнекеләр әле йөрергә мәҗбүр.

Бүген иң “тере” мәгълүмат чаралары – район газеталары. Андагы журналистлар күп йөри, мәгълүматны үз аяклары белән таба. Шуңа күрә интернетка ике яклы карыйм: бер яктан ул киң мөмкинлекләр бирә, икенче яктан аларны кыса да. Кара-каршы сөйләшеп әңгәмә коруны берни дә алыштыра алмаячак.

Социаль челтәрләргә кагылып узыйк. Элек җитди мәгълүмати сайтлар аларга өстән генә карый иде. Хәзер башкача. Күбесенең социаль челтәрләрдә үз аккаунтлары, “В контакте”дагы дустың белән уртаклашырга” кебек төймәләре бар. Матбугатның социаль челтәрләргә йөз белән борылуы журналистиканы үзешчәнлеккә китермиме?

– Беренчедән, бу оперативлыкны арттыра. Кесә телефоны, интернет ярдәмгә килә. Бу – әлбәттә, уңай әйбер. Ләкин оперативлык артыннан куып, хакыйкать, дөреслек турында онытырга кирәкмидер. Төбенә тоз сибеп язылган тапшырулар булырга тиеш. Ә социаль челтәрләрдә күбесенчә яшьләр утыра. Милли матбугат чараларының аларга игътибар итүен аңларга да була: бу яшьләрне ничек тә булса җәлеп итәргә тырышу.

Кайчан без һәр газетның да электрон вариантын күрә алырбыз икән?

– 2011 елдан башлап бөтен район газетларына да сайтлар ясау эше башлана. Күптән түгел “Татмедиа”ның мәгълүмати технологияләр департаменты булдырылды. Хәзер барлык район газетлары белән элемтәдә торыр өчен локаль челтәр булдыралар.

Традицион журналистика һәм югары технологияләр алып килгән яңа төр журналистика бүген бер яктан тарткалашу кичерсә, икенче яктан тыгыз хезмәттәшлек итә. Ахыр чиктә эш формада түгел, ә эчтәлектә.

* * *

Комментарлар, блоглар, газетларның интернет-версияләре... Бу журналистика, ә монысы журналистика түгел дип утырасы юк. Аларның барысы да – мәгълүмат чыганагы. Ә кайсын кабул итәргә, кайсын итмәскә – моны укучы үзе хәл итсен.
XS
SM
MD
LG