Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вице-президенты Пакстанда


Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Төньяк Вәзиристан вилаятендә булган шартлауда кимендә 18 кеше үлде, 15 кеше яраланды.

Полиция хәбәр итүенчә, Банну шәһәре читендә урнашкан полиция корылмасына интихарчы утырган машина килеп бәрелгән. Шартлау нәтиҗәсендә күршедә булган мәчет тә җимерелгән.

Талибан бу һөҗүмне үз корылмаларын утка тоткан АКШ очкычларының һөҗүменә җавап итеп оештыруын белдерде.

Ул арада АКШ вице-президенты Джо Байден алдан игълан итмичә бүген Пакстанга килде. Сәфәрнең максаты – ил җитәкчелеге белән экстремизмга каршы көрәш юллары турында сөйләшү иде.

Президент Асиф Али Зардари белән очрашуда Байден Исламабадны Талибан һәм Әл-Каида сугышчыларына каршы чараларны арттырырга чакырды. =

Сугышчыларның зур өлеше Пакстанның төньяк-көнбатышында сыенып күрше Әфганстандагы АКШ һәм НАТО хәрбиләренә һөҗүмнәр оештыра.

Исламабадка Байден Кабулдан килде. Анда ул АКШ Әфганстанны ярдәмсез калдырмаячак, дип белдерде. 2014 елда АКШ Әфганстанда иминлек саклау эшен тулысынча әфган көчләре карамагына тапшырырга планлаштыра.
XS
SM
MD
LG