Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:46

АКШ һәм БМО Тунис хакимиятләрен көч куллануны туктатырга чакыра


Узган берничә көндә булган урам җыеннарының көч кулланып таратылуына ризасызлык белдереп чыккан халыкка каршы кичә полиция янә көч кулланды. Нәтиҗәдә кимендә 20 кеше һәлак булды, әмма бу сан ике мәртәбә югарырак булырга мөмкин, дигән хәбәрләр бар.

Урам җыеннары декабрь аенда югары уку йортын тәмамлап эш таба алмаган 26 яшьлек егетнең үз үзен яндыруыннан соң башланды. Халык түбән яшәү дәрәҗәсе һәм эшсезлеккә ризасызлык белдерер өчен урамнарга чыга. Җыеннар көч кулланып таратыла.

АКШ, БМО һәм Европа Берлеге Тунис хакимиятләренең бу гамәлләренә борчылу белдереп көч куллануны туктатырга чакырды.

XS
SM
MD
LG