Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:48

Казан уртасындагы гүзәл, әмма серле шәһәрчек


Кирмән янында урнашкан "Нефтьчеләр бистәсе"

Кирмән янында урнашкан "Нефтьчеләр бистәсе"

Казаннар да, башкала кунаклары да Кирмән янындагы коттеджлар шәһәрчегендә кемнәр яши икән дип кызыксына.


Татарстан башкаласына турист булып килгәннәрне шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштырып йөрүче Алик Мәхмүтов сүзләренчә, Кирмәннән шәһәр манзарасын, аквапарк, 1000 еллык күперен күрсәткән чакта “Ә менә монда кемнәр яши соң?” дип сорамый калганнар юк икән.

Шәһәрчекнең капкасы
Экскурсия үткәрүчеләр барысы да, Мәхмүтов әйтүенчә, бу йортларның Казанның 1000 еллыгы уңаеннан “Татнефть” тарафыннан төзелүен, дәүләт балансында булуын, тантана вакытында үткән Саммитка килгән Бәйсез дәүләтләр берлеге башлыкларының торганлыгын сөйли.

“Азатлык” радиосын тыңлаучылар да бу зур булмаган шәһәрчек белән кызыксынганга, анда барып кайтырга уйладым.

Беренче көн

Бер кулга фотокамера, икенчесенә магнитофон тотып, Дәүләт шурасы бинасы яныннан әллә кайдан ук Хөррият кошы күренеп торган “Казан” милли мәдәни үзәгенә таба атладым. Бу үзәк биеклеккә урнашканлыктан коттеджлар шәһәрчеге уч төбендә кебек күренә. “Военная прокуратура” дип язылган машинадан төшеп бер егет чакматаш сорады. Юра исемле икән.

Юра белән әңгәмә корабыз. “Монда кемнәр яшәгәнен беркем дә белми”, ди ул. Әмма Юра сүзләренчә, анда яшәүчеләр үзара акча җыеп, шул тирәдә генә сукбайлар өчен махсус кунакханә дә ачканнар икән. Анда сукбайларны юындыралар, киендерәләр, ашаталар һәм кунып чыгарга да мөмкин, дип сөйли яңа танышым.

Кай төштәрәк соң ул кунакханә дигәч, өздереп әйтә алмады. Тагын шунысын да өстәп куйды, имеш, сукбайлар өчен кунакханәне коттеджлар шәһәрчегендә яшәүчеләр җыелышып ачса да, мәгълүмат чаралары дәүләт эшләгән эш дип сөйли икән.
Балалар мәйданчыгы да күренеп тора

“Казан” милли-мәдәни үзәге биеклеге читендә милиция будкасы бар. Шунда атладым. Берсе милиция киеменнән, икенчесе гадәти киемнән булган ике егет белән будка тәрәзәсенә башны тыгып сөйләшәм.

“Анда кемнәр яшәгәнне кем белгән? Аларның эчтә үзләренең сак хезмәте бар. Без тышны гына күзәтәбез. Машиналар йөргәли, тик шулай да тик торган, кеше яшәмәгән нәрсә кебек ул. Аны 1000 еллыкка төзеделәр”, ди егетләр.

Калкулык өстеннән шәһәрчектәге балалар уйнар өчен агачтан төзелгән мәйданчык та күренеп тора. Кайберәүләр монда боралак төшү өчен махсус урын да бар икән, дип сөйли. Кем белә, бәлки бассейн һәм кинотеатрлары, матурлык салоннары да бардыр.

Шәһәрчек капкасына таба атлыйм. Кирпечтән салынган биек коймалар белән әйләндереп алынган бу урын. Почмак саен гына түгел, коймаларга һәр 200 метр саен видеокамералар урнаштырылган. Капка төбендә үк шлагбаум. Шунда ук эттергече булган бер “Беларус” тракторы тора. Димәк, карларын вакытында чистарталар.

Мине капкадан керүгә үк сак хезмәте: “Сез кемгә, кая барасыз”, дип туктатты. Димәк, монда кешеләр яши икән дигән уй баштан йөгереп узды. Аңа бу урын турында репортаж ясарга теләвемне, шәһәрчекнең коменданты белән очрашу мөмкин булмасмы, дип әйтәм.

Ул рация белән бәйләнешкә кереп, капка төбендә урнашкан ике катлы бинадан сак хезмәте башлыгын чакыра. Минем күз шул арада капка янындагы диварга эленгән почта тартмаларына төшә. Язулар шәһәрчекнең 3 урамга буленгәнлеге турында сөйли. Һәр тартмага фамилияләр дә язылган. Димәк, монда яшиләр дигән сүз бит бу. Ә инде фамилияләргә караганда, татарлар да, урыслар да бар бу шәһәрчектә.

Ул арада сак хезмәте башлыгы да чыга. Шул вакытта минем яннан гына ике машина әлеге шәһәрчеккә кереп китә, ике хатын-кыз атлап үтә.

“Мин сезнең үтенечләрне хәл итә алмыйм. Үзегезнең телефон номерыгызны калдырыгыз. Комендант чыгып китте. Килгәч, мин аңа бирермен, ул сезнең белән бәйләнешкә керер. Ул да сезнең сорауларга өстән рөхсәт алмыйча җавап бирмәс”, диде сак хезмәте башлыгы. Телефоннарны язып калдылар. Бәлки шалтыратырлар дигән өмет белән кайту ягына атладым.


Шулвакыт шәһәрчектән бер егет атлап чыкты. Таныштык, Фәрхәт исемле икән. Казан медицина университетында дәвалау факультетында икенче курста укый. Үзе Әлмәттән. Казанга күчкәненә бер елдан арткан. Әлеге шәһәрчектәге бер коттеджда үзе генә яши икән. Сез яши торган өй бик зурдыр ул име, дигәч, алай ук зур дип әйтмәс идем, ди.

Әти-әниләре өйгә кеше алып кайтмаска кушкан икән. Минем журналист икәнне белгәч, Фәрхәт үзенең бабасының да Әлмәттәге газетта журналист булып эшләгәнен әйтте. Әти-әниләренең кем булып эшләве сер булып калды.

Шәһәрчектә ул күршедә яшәүчеләр белән аралашмый икән. Кайбер йортларда бөтенләй кеше яшәмәгән кебек, ди. “Инде болай да укуга соңга калам”, дип Фәрхәт тукталышка ашыкты.

Күпме генә көтсәм дә, 11 гыйнвар көнне әлеге шәһәрчектән шалтыратучы булмады.

Икенче көн


12 гыйнвар көнне тагын Кирмән янындагы коттеджлар шәһәрчегенә юл тоттым. Бу юлы капка төбендәге сак ике катлы бинадан милиция хезмәткәрен чакырып чыгарды. Бәлки монда ул-бу була калмасын дип милиция бүлеге дә бардыр? Милиция лейтенантына кичә телефон номерымны калдыруны, комендант белән сөйләшергә теләвемне тагын кабатлыйм.

Ул, монда кемнәр яшәвен әйтмәскә дигән махсус күрсәтмә бар, ди. “Без, кайберәүләр монда плакатлар күтәреп килеп, урам йөрешләре үткәрмәсен өчен, кемнәрнең кайда яшәвен әйтә алмыйбыз. Югары дәрәҗәдәгеләрнең кайда яшәгәне беленсә, проблемнар да туарга мөмкин”, ди милиция хезмәткәре.

Димәк, монда бик югары дәрәҗәдәге кешеләр яши, дигән сорауга ул, мөгаен, дип кенә әйтә алды. Комендант шалтырата алмас микән дип, бу юлы да кире борылырга туры килде.

Редакциягә кайтып озак та үтмәде Рамил Гайнетдинов дигән кеше шалтыратты. Сез комендантмы, дип сорагач, шулай дип тә әйтергә була инде, диде.

Гайнетдинов сүзләренчә, бу – шәһәрчек хосусый урын һәм һәр йортта да кешеләр яши. Исеменә килгәндә, рәсми атамасы юк. Урам исемнәре генә бар. Шулай да “Нефтьчеләр шәһәрчеге” дип тә атыйлар, ди ул. Монда республиканың югары җитәкчелектәге кешеләре дә тора торгандыр, дигән сорау ачык калды.

Бассейн, матурлык салоннары, рестораннар әлеге шәһәрчектә юк икән.

Казан фотолары һәм истәлекле урыннары дигән бер сәхифәдә бу шәһәрчек турында: “Ирек мәйданы һәм “Казан” мәдәни үзәге артында, шәһәр уртасында диярлек, тиз арада гына төзелгән Нефтьчеләр бистәсе бар. Ул юбилейга килгән кунакларны урнаштыру өчен Әлмәт нефтьчеләре акчасына корылган”, диелгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG