Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

Назарбаевны хакимияттә калдыру өчен 5 миллион имза җыелган


Казакъстанда тавыш бирү хокукына ия булган халыкның яртысыннан артыгы Нурсолтан Назарбаевны тагын бер мөддәткә президент итеп калдыруны яклаган. Имза җыюны оештырган галим Эрлан Сыдыков сүзләренә караганда, әлеге хатны 5 миллионнан артык кеше имзалаган.

Бүген бу хакта Сыдыков һәм төркемне оештыручылар - генерал Бәхетҗан Эртаев һәм парламент депутаты Анатолий Башмаков Астанада журналистлар алдында матбугат очрашуында белдерде.

Үзен 2020 елга кадәр хакимияттә калдыру турында илкүләм референдум уздыру тәкъдимен Назарбаев кире какты. Әмма мәсьәлә яңадан 14 гыйнварга билгеләнгән парламентның ике пулаты - Сенат һәм Мәҗлеснең уртак утырышында каралачак.

Назарбаевны яклаучы төркем җыйган 5 миллионнан артык имза Казакъстанның үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылды.

Нурсолтан Назарбаев Казакъстан белән 1989 елдан бирле идарә итә. Аның чираттагы президентлык мөддәте 2012 елда бетә.

2010 елның май аенда Назарбаев депутатларның аны “милләт атасы” дип атау турындагы тәкъдимне кабул итмәде, әмма аңа каршы да чыкмады. Нәтиҗәдә әлеге тәкъдим канун булып гамәлгә керде һәм Назарбаев вә аның гаиләсенә өстенлекләр һәм хөкем ителмәү хокукын бирде.

XS
SM
MD
LG