Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бай Тунисның фәкыйрь халкы урамнарга чыкты


Халык азык-төлек бәяләренең артуына ризасызлык белдерә
Халык азык-төлек бәяләренең артуына ризасызлык белдерә
Туниста йөзләгән яшьләр башкалада кибетләргә һөҗүм итте, бер банкны яндырды. Ачуын баса алмаган яшьләр хөкүмәт бинасына да һөҗүм итте.

Иминлекне сакларга тырышкан полиция һавага ут ачып протестчыларны куарга тырышты. Хакимият шәһәргә өстәмә хәрби берлекләр урнаштырды.

Рәсмиләр протест вакытында кимендә 21 кешенең үлүен белдерә. Ләкин халыкара кеше хокуклары оешмалары һәм һөнәр оешмалары мәгълүматларына караганда, вакыйгалар барышында кимендә 50 кеше һәлак булган.

Элемтә министры Самир Лаабиди бу белдерүләрне кире какты.

Протестлар гадәти күренеш түгел

Оппозицияны авызлыклар өчен көчле сәяси басым дәвам иткән Туниста бик сирәк протест чаралары үтә иде.

Башкаладагы ризасызлык чаралары
Вакыйгаларга сәбәп булып азык-төлек бәяләренең артуы һәм университет тәмамлаган яшьләрнең эш таба алмавы тора.

Университет тәмамлаган 26 яшьлек бер ир-атның яшелчә саткан арбасына рәсмиләрнең арест салуы, эш мөмкинчелеге булмаган бу яшьне тәмам ачуландырды.

Мөхәммәт Бузизи исемле яшь кеше илдәге "социаль тигезсезлеккә каршылык" йөзеннән үзен яндырды. Аның үлүе тыныч халыкның хөкүмәткә ризасызлыгын ныгытып җибәрде.

Сәяси ризасызлык

Ләкин протестларның бары тик ризасызлык сәбәпле генә түгел, ә сәяси сәбәпләр аркасында кабынуын алга сөргән кешеләр дә бар. Чаралар вакытында сәяси эчтәлектә шигарләр әйтелүе белдерелә. Тунистагы кайбер активистлар авторитар ил Туниста президент Бин Гали җитәкчелегендә каты куллы хакимияткә каршы башланган бу ризасызлык хәрәкәтен "ясмин инкыйлабы" дип атый.

Атна башында башлаган протестлар сәбәпле, мәктәп һәм университетлар ябылды.

Тунис президенты Зәйнәл Абидин Бин Гали полиция көчләрен яклап мондый чараларны чит ил партияләре котыртуында оештырылуын, аның террорчы адым булуын әйтә.

Тунис президент Зәйнәл Абидин Бин Гали, "авылларда һәм шәһәрләрдә йөргән ялган мәгълүмат сәбәпле, халык урамнарга чыгып, дәүләт малына зыян бирә. Каршылык чараларында канлы бәрелешләр сәбәпле, тыныч халык белән бергә полиция хезмәткәрләре дә зыян күрде", дидe.

Илнең элемтә министры протестлар артында "үтә динче һәм үтә сулчы" оешмалар булуын кабатлады.

Дипломлы эшсез яшьләр

Тунис премьер-министры вакыйгалардан соң ришвәтчелек турында махсус тикшеренү башларга вәгъдә итте.

Элемтә министры Лаабиди хөкүмәтнең бу протест чараларына "икътисади һәм социаль реформалар һәм иреклекне арттыру адымы" белән каршылык күрсәтәчәген әйтте.

Президент эшсезлек сәбәпле урам җыеннарына чыккан яшьләрне тынычландыру өчен аларга киләсе 2 елда 300 мең эш урыны булдырырга вәгъдә итә.

10 миллион кеше яшәгән Туниста 80 меңнән артык яшь кеше эшсез. Аларның зур өлеше университет тәмамлаган.
XS
SM
MD
LG