Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшаны Русия хисабы канәгатьләндермәде


“Дәүләтара авиация комитеты” вәкилләре Польша президенты һәм тагын 95 дәүләт эшлеклесенең үлеменә китергән ТУ-154 очкычы казасында полякларны гаепләде.

Элекке Советлар Берлегенә кергән илләрдәге казаларны тикшерүче “Дәүләтара авиация комитеты" үз хисабында Польша президенты Лех Качинский һәм илнең тагын 95 танылган дәүләт эшлеклесе булган очкычның казага очрау сәбәпләрен экипажның тиешле дәрәҗәдә әзер булмавы һәм аларга карата илнең хәрби-һава көчләре идарәсе җитәкчесе басымы белән аңлатты.

Билгеле булганча очкыч узган елның 10 апрелендә куе томанда Смоленскига төшәргә әзерләнгәндә казага очрады. Президент җитәкчелегендәге вәкиллек 1940 елда Смоленски өлкәсенең Катынь авылы янында НКВД хезмәткәрләре тарафыннан атып үтерелгән 20 меңнән артык полякны искә алу чарасына юл тота иде.

Чәршәмбе Мәскәүдә узган матбугат очрашуында “Дәүләтара авиация комитеты” җитәкчесе Татьяна Анодина әлеге сәфәр вакытында Польша экипажының берничә хата ясавын әйтте.

“Бу аеруча да мөһим очышны оештыруда экипажны әзерләү, туплау, очышка әзерлекне контрольдә тоту һәм өстәмә һава аланын сайлау өлкәсендә шактый гына җитешсезлекләр булган”, диде ул.

Басым артыннан басым

Анодина шулай ук экипажга алар белән бер бүлмәдә утырган Польшаның хәрби-һава көчләре идарәсе җитәкчесе Анджей Блазик басым ясаганын белдерде.

“Блазикның булуы командирга психологик басым булып торган. Ул нинди генә юл белән булса да очкычны җиргә утырту кирәклеге турында уйлаган”, диде ул.

Анодина шунда ук хәрби-һава көчләре идарәсе җитәкчесенең канында алкоголь булуын да әйтте.

Авиация комитеты вәкилләре сүзләренчә, очкычта Качинскийның утыруы тагын бер өстәмә басым тудырган. Бу хакта экипаж штурманының әйткән бер сүзе дәлил булып тора.

“Очыш вакытында штурманның “ул тузыначак”, дип әйткәне язылган”, диде комитетның техник комиссия рәисе Алексей Морозов.

Шул ук вакытта ул очкычы җиргә утырту хакында Качинскийдан бернинди боерык булмаганын ассызыклады.

“Дәүләтара авиация комитеты” вәкилләре Русия авиадиспетчерларында бернинди гаеп булмавын әйтте.

“Диспетчер очкычка төшәргә рөхсәт бирмәгән”, диде Морозов.

Хисап тапшырылды

“Дәүләтара авиация комитеты” каза нигезендәге соңгы хисапны тулаем Польшага тапшырды.

Элекке президент Качинскийның игезәк туганы Ярослав Качинский аны “Польшадан көлү” дип атады. Тәкъдим ителгән мәгълүматларның берьяклы булуын искәртте.

Матбугат очрашуында ул үзе җитәкләгән “Хокук һәм гаделлек” партиясе ил парламентын Русия нәтиҗәләрен кире кагарга чакырачагын әйтте.

Польшаның саклану министры Богдан Клих сүзләренчә, Русия комиссиясенең күп кенә нәтиҗәләре төгәл. Әмма ул хисапта вакыйгаларның өлешчәсе генә китерелә дип саный.

Декабрь аенда тәкъдим ителгән хисаптан соң, Польша премьер-министры Дональд Туск Русия тикшерүчеләрен ваемсызлык һәм хаталарда гаеләп чыкты. Бу Мәскәү белән Варшау арасында киеренкелекне тагын арттырды.

Чәршәмбе көнге хисап игълан ителгәннән соң, Тускның чит илдәге ялын туктатып Варшауга кайтачагы әйтелде.
XS
SM
MD
LG