Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге җитәкчеләре Бакуда газ турында сөйләшә


Европа Берлеге җитәкчеләреннән торган төркем бүген Азәрбайҗан башкаласы Бакуга килеп Европа өчен газ турында сөйләшәчәк.

Бакуга килүчеләр арасында Европа комиссиясе башлыгы Жозе Мануэл Баррозу һәм берлекнең ягулык комиссары Гюнтер Оттингер бар. Сөйләшүләр Европаның Русия газына бәйле булуын киметәчәк Набукко проекты турында барачак.

Бакудан соң Европа рәсмиләре газ турында сөйләшүләрне дәвам итәр өчен Төркмәнстанга юл тота.
XS
SM
MD
LG