Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета" мөхаррире милиция белән хезмәттәшлекне туктата


"Новая газета" баш мөхаррире Дмитрий Моратов Мәскәү шәһәр эчке идарәсе каршындагы Җәмәгать шурасы эшендә катнашудан баш тартты. Моны ул 31 декабрь булган урам җыенында кулга алуларга ризасызлык йөзеннән эшләгәнен белдерде.

Бу хакта Моратов Мәскәү милициясе башлыгы Владимир Колокольцевка юллаган хатында язган. Кулга алуларны журналист “оятсызлык” дип атады һәм милиция башлыгын аларны тикшерергә чакырды.

Җыелу иреген яклап 31 декабрь оештырылган пикет вакытында 68 кеше , шул санда оппозициядәге сәясәтчеләр Борис Немцов, Эдуард Лимонов һәм Илья Яшин кулга алынды. Аларның барысына да 10-15 тәүлеккә кадәр төрмә җәзасы бирелде. Кичә Мәскәү мәхкәмәсе сәясәтчеләрнең кулга алынуын кануный булган, дигән карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG