Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Европа рәсмиләренең Ходорковский карарына реакциясен кире какты


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров бүген еллык матбугат очрашуында чыгыш ясап, Европа парламентының Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка чыгарылган хөкем карарыннан соң ясаган белдерүен “дөрес түгел” дип бәяләде.

“Аңлашылуынча, мин сәяси бәя бирә алмыйм. Бигрәк тә Ходорковский эше дәвам иткәндә, белүемчә, ул хөкем карарын кабат мәхкәмәгә бирергә әзерләнә. Европа парламенты ясаган кебек белдерүләр ясау, минемчә килешми һәм дөрес тә түгел”, диде Лавров.

Узган атнада Европа парламенты вәкилләре ЮКОСның элекке башлыкларын хөкем итүгә катнашы булган Русия рәсмиләренә Европага өстәмә виза һәм икътисади чикләүләр кертү нияте белән чыкты.

Иранның үзендәге атом корылмаларын тикшерер өчен кайбер ил күзәтүчеләрен чакыруын Лавров хуплады, әмма Халыкара атом идарәсе тикшерүенең дә мөһим булганын белдерде.

Тышкы эшләр министры быел Русиянең Европа Берлеге белән бөтен виза эшләрен хәл итәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG