Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус президентлыгына элекке намзәтнең хатынына илдән чыгу тыелды


Беларус президентлыгына элекке намзәт Алесь Михалевичның хатыны Милана Михалевичка илдән чыгу тыелды. Кичә Милана Михалевич утырган машинаны дәүләт иминлек комитеты хезмәткләрләре туктатып кире борды. Михалевич Польшага конференциягә бара иде. Аның бүген Польша парламентында барган Беларуска багышланган җыенда чыгышы көтелә иде.

Милана Михалевич утырган машина узган төндә Минск белән чик буе арасындагы ярты юлда, Баранович шәһәре янында туктатылган. Аңа хакимиятләрнең ире язмышы турында карар кабул иткәнче илдән чыгу рөхсәте булмаганы әйтелгән.

Алесь Михалевич һәм президентлыкка тагын элекке өч намзәт Владимир Некляев, Андрей Санников һәм Николай Статкевич изоляторда утыра. Аларга 19 декабрь узган президент сайлавыннан соң Минск урамнарында тәртипсезлекләр оештыруда гаепләү белдерелгән.
XS
SM
MD
LG