Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:28

АКШ Пакстанда максатына ирештеме?


АКШ вице-президенты Джо Байден Пакстан президенты Али Зәрдари белән очраша

АКШ вице-президенты Джо Байден Пакстан президенты Али Зәрдари белән очраша

Foreign Policy журналында басылган Индиана университеты сәясәт галимнәре Sumit Ganguly белән David Fidler язмасы.

АКШ вице-президенты Джо Байден чәршәмбе көнне АКШның Пакстан стратегиясен яңарту өчен Исламабадка барды. Ул анда барыр алдыннан башта Кабулда тукталды. Әфганстан башлыгы Хәмит Карзаи белән бергә очрашкан Байден, АКШ Әфганстанда иминлек тәэмин итүне 2014 елга әфган гаскәрләренә тапшырганнан соң да хөкүмәт һәм хәрби көчләрен ярдәмсез калдырмаячагын әйтте.

Пакстанга - 19 миллиард доллар

Газетлар язуынча Байден, Пакстанны Әфганстан чигендәге талибан һәм әл-Каидәгә каршы хәрби чараларын ныгытырга күндерү өчен янә икътисади һәм хәрби ярдәм вәгъдә иткән. АКШ бу юнәлештә Пакстанга якынча 19 миллиард доллар сарыф итте.

Пакстан АКШ белән хәрби беректәшлеккә кул куелганнан бирле хәрби чараларда күргән эшчәнлекләре турында күргән тырышлыкларын күрсәтеп, хәрби чарадан зыян күргән зыянны аклар өчен яңа хәрби кирәк-ярак һәм ярдәмнәр таләп итә.

Байден сәфәреннән соң янә Пакстаннан әфган чигендә "күрсәтмәле" рәвештә кайбер хәрби чаралар башлануын, Талибанның югары башлыкларын кулга алуы турында белдерүләр көтәргә мөмкин. Бу әлбәттә шул ук вакытта медиа тарафыннан бәйнә-бәйнә аңлатылачак та.

Пакстанның сугышчыларга каршы алып барган бу чараларына карамастан, төп максат талибанны тәмам бетерү юлында максат янә акланмаячак.

Пакстанның Кәшмир стратегиясе

Мәгълүм булганча Пакстанны, АКШ мәнфәгате ягъни төбәккә янаган террорчылыкны бетерү омтылышыннан күбрәк Һиндстан белән булган низаглы Кәшмир төбәге борчый.

Пакстан фикеренчә ил буйлап дини террорчылык артса, хәтта бу либерал караштагы Пәнҗап вилаять башлыгын Салман Тәсирнең тормышын өзсә дә, хәрбиләр динче сугышчыларга каршы көрәшне җитди күрми. Хәрби башлыклар моны аны үрдәк куалауга тиңли. Пакстан хәрбиләре һәрдаим вазгыятьне үз контролендә тота алачагына ышанды.

Һиндстан хәрби башлыкларының динче һөҗүмнәрдән курыкканын яхшы белгән Пакстан, моны үзенә стратегик файда буларак кулланырга тели.

АКШ рәсмиләре Пакстанга өмете зур. Әфганстанда сугыш тирәнәйгән саен Обама хакимияте сугышчылар белән көрәштә Пакстан ярдәменең әһәмиятенә ышана. Бу исәптән Пакстан белән хәрби уртаклыкны арттырырга тырыша.

АКШ-Һиндстан мөнәсәбәтләре


Пакстан белән АКШ арасындагы килешү һәм Пакстанга ярдәмнәр АКШ-Һиндстан мөнәсәбәтләренә турыдан йогынты ясый.

АКШ һиндстан эчендәге тәнкыйтьне киметү өчен АКШ президенты Барак Обама Һиндстан сәфәре вакытында мөһим килешүләргә имза аткан иде. Моннан кала АКШ президенты Һиндстанның БМО даими вәкиллеге турындагы таләбен раслады.

Һиндстанда ризасызлык

Ләкин Байден сәфәрендә Пакстанның хәрби ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен булган килешүләр Һиндстандагы ризасызлыкны янә арттыра.
Һиндстан Саклану министры А. Антони, "АКШ

Пакстанга террор белән көрәш өчен корал бирсә дә безнең тәҗрибәләр шуны күрсәтә ки, Пакстан аны башка максатларда куллана. Кыскасы ул Һиндстанга каршы көч җыярга тырыша" дип тәнкыйть белдергән иде.

XS
SM
MD
LG