Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалган Бикмаев Дагыстанда табылган


Наил Бикмаев
Наил Бикмаев

Декабрь аенда югалган Дондагы Ростов шәһәре имамы Наил Бикмаев Дагыстанда тоткарланган. Ул яшьләрнең корал алуында дәүләтне гаепләгән иде.

Улы Наил югалуы хакында Русия көньягы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Җәгъфәр Бикмаев инде 22 декабрь көнне үк хәбәр иткән иде. Ул аның өй ачкычларын, кесә телефонын калдырып, үзе белән бары берничә күлмәк һәм сим-картасын алуын гына әйтте. Һәм менә 7 гыйнварга каршы төндә Наил Бикмаевның Махачкала шәһәрендә коралланган килеш сугышчылар төркемендә (2 кеше) тоткарлануы мәгълүм булды.

“Интерфакс” язуынча, Бикмаев үзенең сугышчылар төркеменә кушылуын һәм алар белән хәрәкәт итәргә әзерләнүен белдергән.

Дагыстан мөселманнары Диния Нәзарәте матбугат үзәге башлыгы Мөхәммәтрәсүл Гомәров сүзләренчә, Наил Бикмаев Дагыстанга тәртип урнаштырырга килгән. Анарга мондагы кызларның яулыксыз йөрүе ошамаган.

Ике сәбәп

Шул ук вакытта Дондагы Ростов мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Флүр Арсланов 26 яшьлек Наил Бикмаев белән килеп туган хәлдә ике сәбәп бар дип саный. Аның беренчесе - егетнең Төркия, Уфа, ә аннары гарәп илләрендә дини белем алып “фикерләре буталып” бетүе. Икенчесе - әтисе Җәгъфәр хәзрәт белән фикер каршылыклары.

“Чөнки әтисе совет заманында Бохара мәдрәсәсендә дини белем алып кайткан кеше һәм советтан калган тәртипләре дә булгандыр. Наил әле укып кайтып имам булып бер-ике ел элек кенә эшли башлады. Һәм ул мәчеттә чит илдә өйрәнеп кайткан фикерләрен әйтеп, кешеләр белән каршылыкларга да керә иде. Моның өчен аның атасы ачуланып рәнҗеткәндер дип уйлыйм, чөнки ул “бик каты сүзле, кырыс кеше”, диде Арсланов.

Бу вакыйга турында сөйләмәскә тырышалар

Шулай ук Җәгъфәр хәзрәт улын өйләндерергә үзе туган Пенза ягыннан килен тапкан. Ә улы башка кызга өйләнергә теләгән.

“Шуннан соң бер фетнә булып алды. Бу соңгы хәлләр аның өйдән чыгып китүенә китергәндер дә”, ди Арсланов.

Флүр Арсланов
Аның сүзләренчә, интернет басмалар аның сугышчылар төркеменә керүе хакында язса да, Дондагы Ростов мөселманнары әле нәтиҗә ясарга ашыкмый.

“Бу хакта монда бик сирәк кеше сүз кузгата. Күбесе авыз ачып әйтмәскә тырыша, чөнки бигрәк куркыныч хәл бит. Без аптырап калдык. Күбесе бәлкем бу чишелер һәм нахак бәла гына булыр дип өметләнә”, диде ул.

Флүр хәзрәт сүзләренчә, егетләр чит илдә дини белем алып кайтып тормыш алып баруга сәләтле булмый.

“Кайсы гына илне алсаң да, анда дини белем биргәндә үз сәяси идеологиясен кыстырып куялар. Өлкән кеше буларак чит илләргә баргач мин моны аңлап алам. Ә яшьләргә алар аны каты итеп сеңдерәләрдер”, ди ул.

Шул ук вакытта Наил Бикмаев өлкәдә террорчылыкка каршы утырышларда катнашып, аннан котылу турында сүз алып барганы мәгълүм. Мисал өчен, Русия таможня академиясенең Ростовтагы юридик факультеты филиалы уздырган “Яшьләр террорчылыкка каршы” дигән форумда ул яшьләрнең туганнарын калдырып өйдән чыгып китүләренә һәм тыныч кешеләрне үтереп йөрүләрендә дәүләт сәясәтенең гаепле булуын әйткән иде. Ул моны бетерү өчен социаль-икътисади хәлне яхшыртуга, үтәмилләтчелекне бетерүгә һәм кешеләрнең нинди милләт һәм диннән булуына карамастан, аларга тигез караш булдыруга чакырды.
XS
SM
MD
LG