Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан парламенты Назарбаевның вәкәләтләрен озайту өчен тавыш бирде


Казакъстан парламенты Нурсолтан Назарбаевка 2020 елга кадәр президент булып калырга рөхсәт итүгә юл ачкан канунны раслады.

Канунда илнең беренче президентына “Илкүләм юлбашчы” исемен бирү һәм аның вәкәләтләренең референдумда озайту мөмкинлеге каралган.

70 яшьлек Назарбаев Казакъстан белән 20 елдан артык җитәкчелек итә.

7 гыйнварда ул парламентның референдум уздыру тәкъдимен кире каккан иде. Әмма бүген парламент яңадан үз тәкъдимен хуплап тавыш бирде.

Референдум уздыруны яклап биш миллионнан артык имза җыелган.
XS
SM
MD
LG