Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда туучылар да, үлүчеләр дә арта


2010 елда Татарстанда 49500 кеше туган, 49900 кеше үлгән.

Демография белгечләре Татарстанда туым 1991 елгы саннарга якынлаша, дип белдерде. 1991 елда республикада 51068 бала туган.

Татарстанда шулай ук никахлар да күбрәк теркәлә. Узган ел 31435 гаилә теркәлгән. Бу 2009 ел белән чагыштырганда 7% артык.

13960 никах таркалган. Бу 2009 белән чагыштырганда 5% ким.
XS
SM
MD
LG