Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хокук яклаучысы мәхкәмәнең Немцов шикаятен кире кагуын тәнкыйтьли


Танылган хокук яклаучы, АКШ Конгрессы каршындагы Американ Һелсинки комиссиясе башлыгы, сенатор Бенджамин Кардин Мәскәү мәхкәмәсенең Борис Немцовның кулга алынуын кануный дип тапкан карарын кискен тәнкыйтьләп чыкты. Кардин шулай ук 31 декабрьдә урам җыенында катнашкан сәясәтчеләрне кулга алуны хөкем итте.

Сенатор Немцов шикаятен кире каккан хөкемдар Елена Сташинаны АКШка керүе тыелган кешеләр исемлегенә кертергә тәкъдим иткән. Бу исемлеккә Hermitage фонды юристы Сергей Магнитскийның Мәскәү изоляторында үлүенә катнашы булган Русия рәсмиләре кертелгән.

2009 елда Сташина Магнитскийның төрмә хезмәткәрләренең аңа медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуына мәхкәмәгә биргән шикаятьне кире каккан иде.
XS
SM
MD
LG