Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:38

15 гыйнварда татар халкының күренекле композиторы Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел тулды. Әлегә аның исемендәге урам да, исем бирү турында карар да юк.


Җиһановның 100 еллыгына әзерләнү өчен узган елның 22 июлендә үк оештыру комитеты булдырылып, башкарыласы эшләр исемлеге дә төзелгән. Анда 2011 елда Казанның үзәк урамнарының берсенә Нәҗип Җиһанов исеме бирергә дигән юллар да бар. Бу эш өчен Казанның башкарма комитеты җаваплы дип әйтелгән.

Казан шәһәре думасы каршындагы топонимика комиссиясе сәркатибе Инсаф Галиев сүзләренчә, Казандагы бер урамга Җиһанов исемен бирүгә килгәндә, алар тиешлесен эшләгән инде.

“Канун нигезендә, урамнарга кеше исемнәрен кушканда, министрлар кабинеты карар кабул итә. Без август аенда ук министрлар кабинетына Казанның Совет районындагы бер урамга Нәҗип Җиһанов исеме бирү үтенече белән хат җибәргән идек”, ди Галиев.

Сәркатип әйтүенчә, бер урамга Җиһанов исеме бирү тәкъдиме мәдәният министрлыгыннан чыкканга, алар карар өлгесен әзерләп, Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева имзалаган язуны узган елның 10 сентябрендә үк хөкүмәткә тапшырган булганнар.

Әмма Дәүләт Шурасы секретаре Лилия Маврина тәкъдиме белән министрлар кабинеты әлеге карар өлгесен кире борган. Янәсе топонимикага бәйле яңа канун әзерләнә икән. Депутатлар кабул иткән, әмма бүгенгә – 14 гыйнварга кадәр аны президент имзаламаган әле. Кабул ителә калса, асылы шунда – урамнарга кеше исемнәре бирүне алга таба Шәһәр думасы хәл итәчәк.

Президент имзаланганчы, республика моңа кадәр булган канун белән яшәми мени дигән сорау да туа.

Татар җәмәгатьчелеге риза түгел

Татар җәмәгатьчелеге милләтнең күренекле шәхесләре исемнәрен Казанның үзәктәге урамнарына бирмәскә тырышалар дигән фикердә. “Азатлык” радиосы сәхифәсендә “Фәридә Кудашева исеме мәңгеләштерелә” дигән язма дөнья күргәч, “быел” исеме астында бер укучы үз фикерен белдерде:

“Казан урамнарына исем бирү эше (...) Людмила Андреева кулында, ул шәһәр думасының махсус комиссиясен җитәкли. Берәр күренекле татар исемен Казан урамына бирү эшен кузгатсалар, ул “без халыктан сораштыру уздырдык, алар моңа каршы” дип юлны томалый. Ислам университеты урнашкан мәгънәсез “Газовая” урамына Ризаэтдин Фәхретдин исемен бирүне шушы сылтау белән туктатты. Борынгы татар бистәсенэ Бишбалта урамын кайтартмады шундый ук сылтау белән”, дигән юллар бар “быел” калдырган фикердә.

Халык фикере таләп ителә


Топонимика комиссиясенә ризасызлар әледән-әле язып тора икән. Галиев тәнкыйди хатлар еш була ди. Әлеге укучы гаепләгән Андрееваны ул киресенчә татарлар яклы кеше буларак бәяли.

“Топонимика комиссиясенең башлыгы Людмила Андреева рус милләтеннән булуга карамастан, мин үзем күбрәк татар исемнәре булуны телим, минем әбием татар булган, дип әйтә. Безгә еш язалар һәм сүгәләр”, ди Галиев.

2005 елның декабренә кадәр Казан урамнарына исем бирү алай ук катлаулы булмаган. Карар кабул ителгән һәм исемне биреп тә куйганнар. Ә 5 ел элек кабул ителгән канун нигезендә халык фикере дә исәпкә алынырга тиеш икән.

“Казанның 1000 еллыгы алдыннан август аенда хакимият башлыгы карары белән күп кенә урамнарның исемнәре алыштырылды. Рөстәм Яхин, Гаяз Исхакый һәм башка исемдәге урамнар барлыкка килде. 1000 еллык алдыннан Новокремлевскаяны Ташаяк дип үзгәрттеләр. Ул вакытта халыктан сорашу кирәкми иде. Җитәкчелек әйттеме, шуның белән бетте”, ди Галиев.

Урамга яңа исем кушканда тагын бер үзенчәлек тә бар икән. Әле бүген дә яшәп килгән канун нигезендә, кеше исемнәре аталасы булса, карарны хөкүмәт чыгарырга тиеш. Ә башка атамалар, мисал өчен Каенлык, Чишмә урамы кебек исемнәр кушылганда, шәһәр думасы кабул иткән карар җитә.

Клара Цеткин урамына кире тарихи Бишбалта исемен бирүгә ул урамда яшәүчеләр каршы булды, дип сөйли Галиев. Бишбалта дип атау карары кабул ителгәч, Киров районы җитәкчелеге яңадан халыктан сорашу үткәрергә мәҗбүр булган. Ризалар берничә генә иде, ди ул.

Күпләр тарихка битараф. Бөтен документларын яңадан эшләтәселәре килми. Моның өчен вакыт та һәм акча да кирәк булачак. Тарихи һәм милли асылга кайтуга килгәндә, җитәкчелекнең дә, матбугат чараларының да алдан ук халык арасында әзерлек эшләре алып барганы күренми.

Җиһанов та читкәрәк китә

Галиев сүзләренчә, Казандагы бер урамга Нәҗип Җиһанов исеме бирелә калган очракта да, ул үзәктә үк булмаячак. Министрлар кабинетына Метшин имзасы белән Җиңү проспекты белән Камалиев урамын тоташтыручы яңа төзеләчәк урамга бирергә тәкъдим итәбез дигән хат җибәрелгән. Бу урын “Мега” сәүдә үзәгеннән ерак түгел. Яңа төзелә торган урамга исем бирү җиңелрәк икән. Халык фикерен сорап торасы түгел.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG