Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия премьер-министрына яңа гаепләүләр белдерелде


Италия премьер-министры Сильвио Берлусконига яңа җинаятьләр кылуда гаепләүләр белдерелде.

Милан прокуратурасы Берлусконины эшендәге вәкәләтләреннән файдаланып яшь кызларны фахишәлеккә мәҗбүр итүчеләр исемлегенә кертте.

Прокуратураның премьер берничә мәртәбә 18 яше тулмаган Кәримә Әл-Мәхрүг исемле фахишә белән очрашкан, дигән мәгълүмате бар, бу исә җинаять санала.

2010 елның маенда полиция кызны кулга алгач, Берлускони полициягә шалтратып аны иреккә чыгарырга кушкан.

Белдерелгән гаепләүләргә дәлилләр җитәрлек дип табылса, Берлусконига күп еллык төрмә җәзасы яный.
XS
SM
MD
LG