Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:30

Татарстанда күпчелек бензин салу урыннарында ягулык бәяләре 23 сумга якынлашып килә. Бензин хакы арту шәһәрләр арасында юл бәяләрен дә 25%ка арттырган.


Казанда берничә автовокзал булуга карамастан, халык авыл-районнарга шәхси машиналарда, кеше ташучылар белән кайтуны өстен күрә. Машинада кайту автобусларга караганда бераз кыйммәтрәк булса да, таксилар юлчыларны уңайлы шартларда өйләренә кадәр үк кайтарып куя икән.


Тик соңгы араларда бензин бәяләренең кыйммәтләнеп китүе сәбәпле, бу эшмәкәрләр дә юл бәяләрен арттырган. Кайберәүләр моннан зарланса да, күпчелеге бензин бәяләрен арттыруда аларны түгел, хөкүмәтне гаепли.

Әйтик, яңа елга кадәр Казаннан Сабага 150 сумга кайтып булса, хәзер инде бу ара 200 сумга төшә. Ә Теләчегә кадәрге бәяләр исә 130дан 150 сумга күтәрелгән. Чаллыга кайту әлегә 400 буларак кала бирә. Ләкин анда да бәя күтәреләчәк, ди кайбер шоферлар.

Казанның “Совет мәйданы”ндагы тукталышта кеше баштарак әллә ни күп күренмәсә дә, тора-бара туган якларына кайтучылар җыела да башлады. Күрәсең, алар да билгеле бер вакытка карап чыгадыр инде.

Кайбер таксистлар хәтта Казаннан кайтучы үз юлчыларына кесә телефоныннан шалтыратып, килеп җитүләрен белдереп алды. Барысы да бензин бәяләренең артуыннан зарланды.

Саба-Казан маршрутында кеше йөртүче Илгиз исемле шофер, бензинга-газга бәяләр артса да, халык барыбер йөрми тормый, ди.
Казанда АИ-92 бәясе 23 сумга якынлашты

“Бензин бәяләре арткач, юл бәяләре дә арта инде. Машина газы бәясе дә артты. Әйтик, элек без газны 10 сум 90 тиеннән ала идек, хәзер 15 сум булды. Бәяләр көннән-көн арта. Саба-Казан арасында 3 ел буена 150 сумга кеше ташыдык, хәзер инде 200гә күтәрергә мәҗбүр калдык. Әмма аңа карап кешенең хезмәт хакы артмый бит.

Без Сабага кайтканда, юлчылар кая кайтарып куярга куша – шунда илтәбез. Таксига бер ияләнгәч автобуска утырасы килми, диләр. Автобуслар автовокзалдан алып китә дә, үзәккә кайтарып куя. Автобуска караганда җиңел машиналар җылы да, уңайлы да бит. 150дән 200 сумга күтәрелгәч, халык башта канәгатьсезләнеп алды алуын. Әмма барыбер безне аңлаучылар да күп булды.

Халык хөкүмәтне гаепли


“Юкка кайгырмагыз, машиналарыгызның тузганын да беләбез, бензин да, газ да артты, әмма барыбер без сезнең белән йөриячәкбез” дип, безнең хәлгә керүчеләр дә булды.

Бензин бәяләре кими икән, безнең маршрут бәяләре дә кимиячәк. Әмма бездә бәя мәсьәләсен бер генә кеше чишми. Безнең төркемдә минем кебек 15 ташучы бар. Җыелып сөйләшәчәкбез. Без үз эшебезне яратып, күңел биреп эшлибез”, ди Илгиз.

Сабага кайтучы юлчы Гүзәл Салихова бензин бәяләренең артуында хөкүмәтне гаепли. “Балык баштан чери” дигән халык мәкале бик дөрес әйтелгән ул, ди.

“Бензин бәяләренең артуы безгә начар тәэсир итә. Алга китеш юк. Мин үзем быел беренче тапкыр бу юлга чыккан идем, 200 сум дип әйткәннән соң аптырап киттем.

Юл бәяләренең артуын булдырмас өчен эшне хөкүмәттән башларга кирәк. Анда система дөрес эшләми. Алар бәяне ычкындыра. Гади халык нишләсен инде. Кемдер 100 мең сум хезмәт хакы ала, кемдер 4 мең сум. Аерма бик зур бит.

Бездәге системаны үзгәртергә кирәк, ул дөрес эшләми. Бөтенесе югарыдан килә, түбәннән түгел. Гади халыкны гаепләп булмый бәяләр артуда. Таксист бәяне арттырырга мәҗбүр кала. Аның да гаиләсе бар бит. Безгә “баштан” дип уйларга кирәк. Безнең башлыклар бу хәлләргә бераз игътибар итсен иде”, ди Салихова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG