Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:10

Европада машиналар сату кимеде


Европа Берлегендә 2010 елда машина сату 5.5% кимегән. Бу хакта машина төзү ширкәтләренең Европа ассоциациясе хәбәр итте.

Германиядә 2009 ел белән чагыштырганда машиналар 23.4% азрак сатылган. Бу илдә тугыз ай дәвам иткән иске машиналарны ташламалар белән яңаларына алмаштыру кампаниясенә бәйле булды. Әлеге кампания кысаларында 2 миллионнан артык машина сатылган.

Шулай ук Греция, Болгарстан һәм Маҗарстан халыклары да узган ел машиналарны азрак алган.

Әмма машина сату арткан илләр дә бар. 2010 елда Ирландия, Португалия, Швеция һәм Дания, шулай ук Латвиядә машиналар 2009 ел белән чагыштырганда күбрәк сатылган.

XS
SM
MD
LG