Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:34

Тунистагы хәлләрне “Ясмин инкыйлабы” дип атыйлар


Тунис президенты илдән качты. Президент вазыйфасын вакытлыча үз өстенә премьер-министр алды.

Тунис башкаласында җыелган халыкны бүген дә полиция күзне яшьләндерүче газ сибеп таратты.

Тунис каласында илнең эчке эшләр министрлыгы каршында җыелган биш меңләп кеше президент Зин әл-Абидин Бин Алинең урыныннан китүен таләп итте.

Урам җыенында катнашучылар президент нәселе илне таркатты, нәтиҗәдә ашамлыкларга бәяләр һәм эшсезлек үсә, дип белдерде.

Хокук яклаучылар көч куллануда 66 кеше һәлак булды, дип белдерде.

Президент илдә гадәттән тыш вазгыять игълан итте. Гамәлгә кергән коммендант сәгате вакытында урам җыеннары тыела. Иминлек көчләренә кирәк булса корал кулланырга рөхсәт ителгән.

74 яшьлек Бин Али Тунис белән инде 23 ел идарә итә. Ризасызлык чаралары башлангач та ул яңа иреклекләр өчен көрәшәчәген һәм 2014 елда мөддәте чыккач президентлыктан китәчәген белдерде. Бу белдерүгә карамастан урам җыеннары дәвам итә.

Күп кенә илләр үз ватандашларын Туниска бармаска чакырды. Германия һәм Британиядән Туниска очышлар туктатылды. Сәяхәт ширкәтләре Тунистан туристларны чыгара башлады.

Кайбер белгечләр Тунистагы хәлләрне “Ясмин инкыйлабы” дип атый башлады.

XS
SM
MD
LG