Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:58

Казакъстан парламенты президент Нурслотан Назарбаевка сайлауда катнашып тормыйча гына вәкаләтләрен озайту мөмкинлеген бирде.

Шулай итеп, Нурсолтан Назарбаев 80 яшенә кадәр Казакъстан президенты итеп калырга мөмкин. Җомга көнне ил парламенты сайлау нигезендә түгел, ә референдум уздырып, Назарбаевны 2020 елга кадәр үз вазифасында калдыруны истә тоткан канунны раслады.

Бу карар беркемне дә аптырашта калдырмады. Чөнки аның шулай тәмамланачагы алдан ук фаразланган иде. Назарбаев узган атнада президентлыгыннан баш тарткач, оппозиция моны күз буяу дип атады. Һәм алар әлеге хәрәкәт инде баштан ук президент идарәсендә хәл ителеп куйган дип саный.

Җомга көнне парламенттагы ике пулатның уртак утырышында, нигездә, президент тарафлы “Нур-Отан” фиркасе һәм Назарбаевка якын депутатлар катнашты. Алар бердәм рәвештә Назарбаевның узган атнада референдум ветосын кире каккан канунны кабул итте.

Бер көн элек Казакъстан үзәк сайлау комиссиясе референдум уздыру өчен биш миллионнан артык имза җыелуын, ягъни илдәге халыкның яртысыннан күбрәге бу чараны яклавын әйтте.

Имзалар шик тудыра

Җомга парламент утырышында Казакъстан Мәҗлесе спикеры Урал Мөхәммәтҗанов нәкъ шул имзаларга басым ясады.

“Без бүген тарихи карарны кабул иттек. Ул хәзерге президент вәкаләтләрен референдум нигезендә озайтуны күздә тота. Шулай итеп, биш миллионнан артык халыкның теләген тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылды”, диде ул.

Элегрәк бу атнада оппозиция вәкилләре көтеләчәк референдумга каршы чара уздырды. Алар анда демократиянең җирләнү символы буларак табут алып чыкты. Полиция бу кешеләрне тиз генә тоткарлап хокук саклау бүлегенә озатты.

Интернет сәхифәләрдә кешеләр аларга эш югалту яки укудан куу белән янап көчләп имза куйдыру хакында яза.

Кайберләре хәтта җыелган биш миллионнан артык имзаның дөреслегендә шик белдерә.

Оппозиция сайлау уздырырга теләмәүне үзенчә аңлата

Казакъстандагы теркәлмәгән “Алга” оппозиция партиясе җитәкчесе Владимир Козлов үзгәрешләр кирәклеген ассызыклады

«Мин президент Назарбаев нәрсә эшләячәген белмим, әмма мин аның нәрсә эшләргә тиешлеген беләм. Ул парламентны таркатырга һәм яңа сайлау игълан итәргә, шуннан соң 2012 елда үзе дә президент сайлавында катнашырга тиеш», диде ул.

Козлов сүзләренчә, сайлау урынына халыкка референдумны «төртү» бу 2012 елда узарга тиешле булган президент сайлавы нәтиҗәсенең уңышлы булачагыннан икеләнү. Ул җәмгыять хәзер бик тиз үзгәрә һәм алар файдасына түгел дип саный.

Шулай ук «Азат» партиясе рәистәше Җармахан Туякбай сайлау уздырганда Назарбаевның «гөнаһсызлыгына» тап төшәргә мөмкин дип бара.

«Шуңа алар бу хәлдән чыгу өчен референдумны тәкъдим иткән», ди ул.

Назарбаев – «илкүләм юлбашчы»

4 декабрь көнне Кушма Штатлар демократик сайлау уздырмыйча гына Назарбаев вәкаләтләрен озайтуны тәнкыйтьләп чыккан иде. Алар фикеренчә, бу илдәге демократия үсешенә аяк чала.

Референдумнан тыш, парламент кабул иткән канунда Назарбаевка “илкүләм юлбашчы” исемен беркетү дә истә тотыла. Хәзер Назарбаев аны йә имзаларга, йә референдумга җибәрергә тиеш булачак.

Референдумның кайчан узарга мөмкинлеге әлегә билгеле түгел. Әмма ул үткән очракта инде аның нәтиҗәсен хәзердән үк чамаларга була.

Назарбаев инде 1991 елдан бирле Казакъстан президенты булып тора. Ул әлеге вазифага өч тапкыр сайланды һәм бер тапкыр – 1995 елда аның вәкаләте референдум нәтиҗәсендә озайтылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG