Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тунис президенты Согуд Гарәбстанына качты


Зин әл-Абидин Бин Гали
Зин әл-Абидин Бин Гали

Хакимияттән читләштерелгән Тунис президенты Зин әл-Абидин Бин Гали гаиләсе белән бергә Согуд Гaрәбстанына килде.

Тунис башкаласында ашамлыкларга бәянең үсүе һәм эшсезлеккә ризасызлык белдереп җыелган халыкны бүген дә полиция күзне яшьләндерүче газ сибеп таратты.

Урам җыенында катнашучылар президент нәселе илне таркатты, нәтиҗәдә ашамлыкларга бәяләр һәм эшсезлек үсә, дип белдерде.

Хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, көч куллануда 66 кеше һәлак булды.
Премьер-министр Ганнуши илдә тәртип вәгъдә итте


Президент Тунистан качканчы гадәттән тыш вазгыять игълан итте, коммендант сәгате тәртибен кертте.
74 яшьлек Бин Гали Тунис белән 23 ел идарә итте. Ризасызлык чаралары башлангач та ул яңа иреклекләр өчен көрәшәчәген һәм 2014 елда мөддәте чыккач президентлыктан китәчәген белдергән иде. Бу белдерүгә карамастан урам җыеннары дәвам итте.

Күп кенә илләр үз ватандашларын Туниска бармаска чакырды. Германия һәм Британиядән Туниска очышлар туктатылды. Сәяхәт ширкәтләре Тунистан туристларны чыгара башлады.

Кайбер белгечләр Тунистагы хәлләрне “Ясмин инкыйлабы” дип атый башлады.
XS
SM
MD
LG