Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи йөзен саклау кирәклеген әйтте


Казан үзәгенең тарихи йөзен саклау мөһим. Бу хакта бүген Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының еллык утырышында республика президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

“Казан үзәгенең тарихи йөзен саклау кирәк. Безнең инде шәһәрнең йөзен бозып торучы берничә бина бар. Үз вакытында аны туктатырга көч җитмәгән, чөнки алар “артында” кемнәрдер торган. Әмма башка моңа ирек бирергә ярамый. Чөнки кире юл булмаячак”, диде ул.

Билгеле булганча, гыйнвар башында Казанда тарихи мирас саналган ике корылма юк ителде. Бу Банарцев һәм Потехин йортлары. Элегрәк Тукай яшәгән “Болгар” кунакханәсе сүтелгән иде.
XS
SM
MD
LG