Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суданда референдум тәмамлана


Көньяк Судан
Көньяк Судан
Бер атнадан бирле Суданның көньяк төбәгенең бәйсезлеге мәсьәләсендә узган референдум бүген тәмамлана.

Рәсми мәгълүматларга караганда референдумга тавыш бирергә хокукы булган кешеләрнең 60 %тан артыгы катнашкан.

Бу сан референдум нәтиҗәләренең кабул ителүе өчен җитә.

Әгәр халыкның күпчелеге Көньяк Суданның бәйсезлеге өчен тавыш бирсә дөньяда яңа бәйсез ил барлыкка киләчәк.

Суданда хакимият башындагы партия референдум нәтиҗәсе белән килешергә әзер булуын белдерә.

Ләкин Судан хакимияте чикләр һәм нефть чыганаклары мәсьәләсенең сөйләшүләр аша гына хәл ителә алачагын белдерә.
XS
SM
MD
LG