Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:31

Иран үзендәге атом корылмаларын тикшерергә рөхсәт итте


Шимбә көнне Иранның дөнья җәмәгатьчелегендә каршылык тудырган атом корылмаларын тикшерү башланды.

Тикшерүгә Мисыр, Сүрия, Венесуэла белән Кубадан килгән вәкилләр катнашты.

Ләкин Русия, Кытай һәм Европа Берлеге Иранның үзендәге атом корылмаларын тикшерергә чакырылган булса да бу илләрнең вәкилләре чакыруны кабул итмәде.

Иран АКШ, Франция, Британия һәм Германия вәкилләрен чакырмаган иде.

XS
SM
MD
LG