Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:31
АКШ президенты Барак Обама белән Грузия башлыгы Михаил Саакашвили Вашингтонда бергә очрашты.

Ак Йорт мәгълүматларына караганда тарафлар икътисадны ныгыту, сәүдә әйләнешен арттыру, Кавказда иминлек һәм Әфганстандагы халыкара миссия турында фикер алышты.

Әлеге вакытта Әфганстанда 900дән артык Грузия хәрбие хезмәт итә.

Ике президент очрашуына АКШ вице-президенты Джо Байден да катнашкан.

АКШ президенты Грузия башлыгы белән очрашуында янә бер кат Грузиянең җир бөтенлеген яклавын белдерде.

XS
SM
MD
LG