Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:41

Мәскәүдә Кече театр бинасында Татарстанның Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры гастрольләре башланды. 13-20 гыйнвар көннәрендә мәскәүлеләр ун тамаша караячак. Ял көннәрендә спектакльләр ике тапкыр -- көндез һәм кич күрсәтелә.


Гастрольләр Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” дип аталган пьесасы нигезендә куелган спектакль белән башланып китте.

Гомумән алганда, Камал театры быел Мәскәүгә бары тик яңа сәхнә әсәрләре генә алып килгән. Соңгы ун елда һәр ике ел саен гыйнвар аенда Мәскәү тамашачысы белән очрашу театрның традициясенә әверелеп килә. Бу очрашуны да мәскәүләр көтеп алган. Гастрольләр ачылган көнне тамаша залында бер генә дә буш урын юк иде.

Гастрольләрнең тантаналы ачылышында Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, җитәкчесе Шамил Закиров, ә инде Мәскәү ягыннан Кече театр җитәкчесе Юрий Соломин һәм Русия театр хезмәткәрләре берлеге җитәкчесе, танылган артист Андрей Стеблов катнашты.

Юрий Соломин Камал театрының Мәскәүдә, ә Кече театрның Казанда булган гастрольләре бу “ике театр арасындагы дуслык, хезмәттәшлек билгесе”, диде. Чөнки гастрольләр вакытында һәр ике як та бер-берсенә аренда өчен акча түләми икән.

“Бер очрашу үзе бер гомер” дип, тамашачыларны Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева сәламләде.

Зилә Вәлиевадан соң чыгыш ясаган Андрей Стеблов Лев Гумилевның татар һәм рус мәдәниятләре хакында әйткән сүзләрен дә искә төшерде. Ул, “ике мәдәният берләшсә зур көчкә ия була”, диде.

Кече театрның тамаша залы
Гастрольләр белдерүендә комедия, драма, балалар өчен язылганнары да, тәрҗемә әсәрләр дә бар. Фәрит Бикчәнтәев спектакльләр хакында сөйләп: “Беләбез инде, сез тәрҗемә әсәрләрен яратмыйсыз. Ләкин без быел да бер тәрҗемә әсәре алып килдек. Ул - Мольерның “Тартюф” әсәре. Ул әсәрне француз режиссеры куйды. Без узган ел Русиядә игълан ителгән Франция елын шулай үзебезчә билгеләп узарга ниятләдек”, диде.

Гастрольләрнең беренче көнендә, “Яшь йөрәкләр” спектакленнән соң тамашачылар фикерен дә беләсебез килде.

Спектакль төрле кешегә төрлечә йогынты ясаган. Әсәр комедия булса да, танылган галим, профессор Иҗат Сабитовны ул еларга мәҗбүр иткән. “Шундый матур тормыштан күпме яшьләр сугышка китәргә мәҗбүр булган. Безнең татар өчен кирәкме ул сугыш? Һич кирәк түгел. Шул яшьләрне кызганып еладым”, диде Иҗат әфәнде. Артистларның яхшы уйнавын билгеләп китсә дә, Иҗат Сабитов спектакльдә кайбер сүзләрнең аңлаешлы итеп әйтелмәвенә, артистларның дикцияләре камил булмавына ачынуын да белдерде.

Кемнәрдер, әлбәттә, “бер караганда элеккеге тормыш кызыклы, ләкин безнең татарларны һаман да чабаталы итеп түгел, ул заманнарда да зыялы, зиннәтле итеп яшәгәнен күрәсебез килә, менә шундый, горурлыкны уята торган әсәрләр булсын иде”, диделәр.

Шулай итеп, Мәскәүдә XXI гасырның беренче ун елында өченче тапкыр Галиәскәр Камал театрының гастрольләре башланып китте. Соңгы спектакль 20 гыйнварда күрсәтеләчәк. Ул “Диләфрүзгә дүрт кияү” әсәренең бүгенге көнгә кайтарылып куелган варианты дип игълан ителгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG