Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:05

Мәскәүдә Камал театрының гастрольләре бара, тамашачы күп. Ике спектакль карадым, беренчесе – Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр" спектаклен, икенчесе – Гаяз Исхакыйның "Курчак туе" әсәрен.

Артистларның уйнавы белән бик канәгать, ә менә репертуар сайлау белән риза түгелмен. Кайберәүләрегез минем фикерем белән килешмәс тә, бәлкем.

"Яшь йөрәкләр" спектакле, гадәтләнгәнчә, әсәрдә ничек язылган, шулай башланып китә. Фәтхи Бурнаш бу әсәрен узган гасырның 20-30нчы елларында язган. Сәхнәдә йөз ел чамасы элек булган вакыйгалар бара. Билгеле инде, татарның хәерчелектә яшәгәне сурәтләнгән, әле сугыш елларында (1941-45 еллар), хәтерлим, авылда күп кеше чабатадан иде, ахрысы, әни белән өлкән абыйлар да кия иделәр шул чабатаны. Бу күренеш бер дә күңелгә ятмый, тырный гына.

Спектакльдә бердәнбер куандырганы – бию булды, ниһаять, татар биюен дәртләнеп биеде кызлар-егетләр.

Спектакльдә инкыйлаб заманындагы комиссарлар шарт-шорт пистолеттан ата... Нәкъ менә шушы кызыл комиссарлар тар-мар иттеләр инде бар татар тормышын, туганны туганга каршы куеп, тезләнгән татарны тагы да ныграк авызлыкладылар бит.

Заманына күрә Фәтхи ага яхшы әсәр язган, тик заманы узды ич инде. Кемне тәрбияли ала шушы әсәр бүген? Ялгышмасам, әсәрнең төп максаты да шул бит инде – үрнәк күрсәтеп тәрбияләү. Шулай түгелме әсәрнең төп юнәлеше? Хәзер кемгә дә кирәк түгел кызыл командир да, кызыл комиссар да, ә кирәк бай эшмәкәрләр, банкирлар һәм башкалар.

Без шушы әсәрләрне сәхнәләштереп, татар милләтенең чын хәлен күрсәттек. Димәк, без, татарлар йөз елга артка калганбыз.

Күчик Гаяз Исхакыйның “Курчак туена”. Их, шушы әсәрне без яшьли карап үскән булсак, ул чакта без йөз елга түгел, ә бәлки бер илле елга гына артта калган булыр идек. Шушы әсәрне бер дә икеләнмичә 1970-80 елларда куярга була иде. Хәтта бу әсәрне бер дә сәхнәдән төшермичә, тулаем XX гасыр дәвамында куярга иде. Бу әсәрдә революцион пафос, спектакль шулай тәмамлана да. Камәрия, Сәлим бай мәкере аркасында фәхишәлеккә кереп батса да, сифилис авыруы белән җәфаланса да, ул аңа кияүгә чыгарга риза түгел.

Менә шундый акылсыз байлар татар милләтенең фаҗигасе, менә шушы байлар-морзалар Алтын Урда дәүләтен җимерүчеләр, сатучылар булдылар да инде. Акчасы күп, ә зиһене чамалы гына, акчаны таба белгән, ә тота белмәгән.

Театр – ул алдан барырга тиешле, ә татарның иң күренекле театры булган Камал театры, йөз елга артка калган әсәрләрне ни өчен сәхнәләштерә? Кемгә эшли театр, кемгә хезмәт куя? Камал театры юнәлешен югалткан, әллә юнәлеше бөтенләй булмаганмы икән?

Кызганыч, бик кызганыч. Узган гасырның 70-80-нче елларында театр татар телен, татарның үзен татар итеп саклап килде, әллә инде шушы эшне театр, төптән уйлап түгел, автоматик рәвештә генә алып барганмы?

Менә бу ике әсәр икесе дә татарны артка өстери торганнардан, аларны калдырып торырга кирәк, бәлки кайчан да булса кирәк булырлар. Инде кире сәхнәгә кайтканда да, заманасына карап яраклаштырырга кирәк булыр.

Ә бүген шушы ике әсәрнең берсе дә кирәк түгел. Эх, репертур сайлый белмиләр, күрәсең. Кирәк борынгырак чорга күчәргә, Алтын Урда заманнарына, Казан ханлыгына, Ногай урдасына, Кырым ханлыгына. Без тарихта дистәләгән дәүләтләр тоткан халык, ә шушы дәүләтләр тормышын гәүдәләндергән әсәр язардай бер язучыбыз юк. Ә бит Татарстанда язучылар берлеге бар, анда 300дән артык язучы бар. Тик кулга тотардай, сәхнәләштерерлек әсәр юк. Әйдәгез шул турыда фикер алышыйк, сөйләшик, бәлкем фикерләребезне бер-беребезгә җиткерә алырбыз?

Мөхәммәт Миначев
Мәскәү шәһәре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG