Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ачу көнен” Кремль янында уздырмакчылар


Оппозиция уздыра торган “Ачу көне” быел үзенең тәртибен үзгәртәчәк. “Сул фронт” хәрәкәте вәкиле Сергей Удальцов әйтүенчә, ул ай саен түгел, ә өч айга бер үткәреләчәк.

“Бу әлеге чарага яхшырак әзерләнү өчен шулай эшләнә”, диде ул.

Удальцов шулай ук аның мэрия янында түгел, ә Кремльгә якынрак урында оештырылачагын әйтте.

“Без күтәргән мәсьәләләр инде Мәскәү дәрәҗәдә генә түгел, федераль әһәмияткә ия”, диде ул.
XS
SM
MD
LG