Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:38

Суданда референдум нәтиҗәләре бер айдан билгеле була


Көньяк Судан

Көньяк Судан

Бер атнадан бирле Суданның көньяк төбәгенең бәйсезлеге мәсьәләсендә узган референдум шимбә көн тәмамланды.

Европа Берлегенең Тышкы сәясәт башлыгы Катрин Аштон бәйсезлек турындагы референдумның тыныч шартларда узуын алкышлады.

БМО башлыгы Пан Ги Мун исә ил халкын нәтиҗәләр билгеле булганга кадәр тынычлыкны сакларга чакырды.

Тавышларны санау бер ничә атнага суызылырга мөмкин.

Рәсми мәгълүматларга караганда референдумга тавыш бирергә хокукы булган кешеләрнең 60 %тан артыгы катнашкан.

Бу сан референдум нәтиҗәләренең кабул ителүе өчен җитә.

Әгәр халыкның күпчелеге Көньяк Суданның бәйсезлеге өчен тавыш бирсә дөньяда яңа бәйсез ил барлыкка киләчәк.

Суданда хакимият башындагы партия референдум нәтиҗәсе белән килешергә әзер булуын белдерә.

Ләкин Судан хакимияте чикләр һәм нефть чыганаклары мәсьәләсенең сөйләшүләр аша гына хәл ителә алачагын белдерә.

XS
SM
MD
LG