Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:49

Туниста әле дә корал тавышлары ишетелә


Иминлек хәрбиләр контролендә

Иминлек хәрбиләр контролендә

Туниста соңгы атналарда көчәйгән низаг әле дә басылмады. Шәһәрдә каршылык чаралары вакытлыча дәвам итә.

Гадәттән тыш хәл игълан ителгән Тунис башкаласында иминлек хәрбиләр контроле астында. Шулай да хәбәрләргә караганда ара тирә атышлар ишетелә.

Чит ил ватандашлары һәм туристлар илдән китте.

Канлы каршылык чараларында протестчылар кибетләрне талаган, кичә исә төрмәләрдә гыйсъян чаралары арткан иде.

Туниста икътисади сәүдә туктады. Илдә хөкүмәт урыннанры, мәктәпләр, кибетләр эшләми.

Идарә парламент башлыгына күчте

Туниста соңгы бер айда хакимияткә каршы булган каршылык чаралары нәтиҗәсендә ил президенты Зин әл-Абидин Бин Гали халык басымы сәбәпле илдән качарга мәҗбүр булды. Бин Галинең гаиләсе белән бергә Согуд Гарәбстанына качты.

Вакытлыча президент вазыйфалары парламент башлыгы Фуат Мебаззага күчте.

Ул президент сайлавына кадәр оппозиция катнашында яңа коалиция хөкүмәте төзергә чакырды.

Ил конституциясе буенча 60 көн эчендә илдә президент сайлавы узарга тиеш.

XS
SM
MD
LG