Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә барган мәхкәмә өр-яңадан "башланды"


Наил Микеев белән Равил Тимербулатов
Наил Микеев белән Равил Тимербулатов

Сембердә ике татар егете – Наил Микеев һәм Равил Тимербулатов эшен тикшерүче хөкемдар баш тарту сәбәпле, бу эш башка хөкемдарга тапшырылган.


Мәхкәмәнең 24 декабрьдә булган соңгы утырышында дәвамын 24 гыйнварга билгеләгәннәр иде. Шундый озын вакытка кичектерелүнең сәбәбе хәзер генә аңлашылды: элекке хөкемдар Ольга Ерофееваның бу эштән баш тартуы аркасында, эшне Елена Кашкаровага тапшырганнар. Күрәсең, яңа хөкемдарга әзерләнү вакыты кирәк булгандыр. Элекке хөкемдарның баш тарту сәбәпләре турында фаразлар корырга гына кала.

Мәхкәмәнең үзенә килсәк, җомга һәм дүшәмбе утырышларында шаһитләрдән сорау алуны дәвам иттеләр: 2009 елгы Хәтер көне пикетында булган Реальгар Исламов, “Азатлык”ның Сембердәге хәбәрчесе һәм Наил Микеевның хәләл җефете Майсә ханымнан.

Соңгы утырыш, шул өч шаһиттән соң, полковник-прокурор ханымның ике сәгатьтән артык сузылган чыгышы белән белән генә чикләнде.

Хәер, чыгыш дип атау кыен инде: ул ике сәгатьтән артык “җинаятьчеләр” кылган гамәлләр турындагы мәгълүматлар тупланган дүрт папка эчендәге документлар исемлеге белән таныштырды.

Элекке утырышта да ул нәкъ шулай итеп катнашучыларның түземлелеген сынаган иде инде. Югыйсә, анда тупланган документларның атамаларын белү кемгә кирәклеге дә аңлашылмый. Мәхкәмә ахырында – бигрәк тә.

Гадәттә, мәхкәмә ахырында прокурор, җинаятьченең кыңгыр гамәлләрен санап үтеп, аның гаебен расларга һәм нинди карар кылырга кирәклеге турында сүз тота. Монысы булмады. Бәлки адвокатның, сәгать күрсәтеп, аны туктатуы аркасындадыр. Туктатмаган булса, тагын күпме вакытны алыр иде прокурор – нәмәгълүм.

Мәхкәмәне күзәтеп баручылар бу турыда ни уйлыйлар икән?

Милли хәрәкәт активисты Мөнир Насыйров менә ничек аңлата:

“Соңгы утырыш үз сүзен әйткән иде инде. Карар чыгарырга гына калган иде ул вакытта да. Минемчә, элекке хөкемдар Ерофеева хокукка туры килмәгән бу уеннан читкә таярга булгандыр. Югыйсә, хөкемгә тартылганнарның соңгы сүзен тыңланган һәм карар чыгарырга гына калган иде ич”.
“Туган тел” оешмасы активисты Реальгар Исламов та шундыйрак фикердә:

“Мәхкәмә былтыр ук бетәргә тиеш иде инде. Прокурор үз фикерен әйтте. Карар чыгар да – вәссәлам. Тик шул арада Мәскәүдә чуалышлар булып алды. Уйлавымча, аннан шалтыратып күрсәтмә биргәннәрдер. Минемчә, байлар-ярлылар капма-каршылыгы урынына милләтара капма-каршылыкны көчәйтергә кирәк булгандыр”.
Хокук яклаучы Сергей Крюков икенчерәк фикердә:

“Хөкемдар Ерофеевада гражданлык позициясе саклангандыр. Шунлыктан ул бу эшне алып барудан баш тарткандыр. Минемчә, ул җавапка тартылганнарны аклау турында карар кылырга уйлаган, шуның аркасында аны читләштергәннәрдер”.
Гаепләнүче Наил Микеев та шулайрак уйлый:

“Минемчә, хөкемдар Ерофеева мөселманнарны гаепсез дип вердикт чыгарырга уйлаган. Ләкин аңа бу мөмкинлекне бирмәгәннәрдер. Имеш, ул авырый дигән сылтау чыгарып, эшне башка хөкемдарга тапшырганнар”.

Мәхкәмәнең киләсе утырышы чәршәмбедә булачак.
XS
SM
MD
LG