Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:37

Күптән түгел “Азатлык” радиосы дулкынында Русия башкаласын Казанга күчерү турында кызык кына фикер яңгырады. Самар татар милли хәрәкәтенең аксакалы Азат Надыров бу уңайдан үз фикерләре белән уртаклаша.

Монда берничә шәһәр тәкъдим ителде. Шулар арасында Казан да бар. Бу фикер Дәүләт Думасы депутаты Морозов авызыннан да яңгыраган.

– Азат абый, мәсәлән, башкаланы Казанга күчерделәр ди. Бу татар халкы өчен отышлымы, әллә татар дөньясы өчен куркынычмы?

– Беренчедән, моның нигезендә усаллык ята. Икенчедән, сайлаулар якынлаша. Кемдер сәхнәгә чыгып җырлый, кемдер күпчелек милләт булган урысларга яраклаша. Әле бит милли республикаларны бетерү дә көн тәртибендә тора. Ә республикаларны бетерү – ул милләтләрне бетерү. Бу уен шул юнәлештә бара.

Бу тормышка аша торган сүз түгел. Көлке. Сайлау алдыннан шаяру һәм шәхесләргә игътибар иттерү.

– Татарга хөрмәт кебек түгелме?

– Татарга гына түгел, Татарстанның барлык халкына хөрмәт булып яңгырый, аларга яраклашу ята моның астында.

– Мәсәлән, күчерергә булдылар ди башкаланы Казанга. Бу татар халкына нәрсәсе белән яный?

– Бу очракта татар теле дәүләт теле буларак бетә, чөнки Татарстан республика булудан туктый.

Татар теле юкка чыга. Татар теле үзешчән сәнгать биеклегендә калачак. Һәм вакыты белән юкка чыгачак. Бүген Русия федератив төзелешнең сукмак башында. Бу олуг йөкне әлегә тик Татарстан гына үз җилкәсендә алып бара. Чуаш, мукшы һәм башкалар бу эшне алып бара алмый.

Бу – астыртын ният, татарга каршы эшләү, татарга әшәкелек эшләү. Русиядә 20 төбәк калдыру сәясәте дә шул ук әшәкелекнең бер ысулы. Унитар дәүләт төзү максаты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG