Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда микроавтобус шартлаудан 15 кеше һәлак булды


Пакстанның төньяк-көнбатышында микроавтобус шартлаудан кимендә 15 кеше һәлак булды, дистәләп кеше яраланды.

Хангу шәһәреннән Коһат шәһәренә баручы микроавтобуста бомбамы, газ ягулыгымы шартлаганлыгы әлегә ачык түгел.

Илнең бу өлешендә сугышчыларның хакимият иминлек көчләренә һәм тыныч халыкка һөҗүмнәре еш була.
XS
SM
MD
LG