Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (7)


Яушевларның 1913 елда Чиләбедә төзелгән сәүдә үзәге (архив фотосы)
Яушевларның 1913 елда Чиләбедә төзелгән сәүдә үзәге (архив фотосы)
Татар-башкорт буржуазиясе (1)

Татар-башкортта чын мәгънәсендә буржуазия сыйныфы булган дип әйтү, бәлки, дөрес үк булмас. Шиксез, татар байлары, фабрикантлары, һөнәрханә һәм кибет хуҗалары турында сөйләргә мөмкин, ләкин алар да, гади татар-башкортлар кебек үк, милли изүгә дучар була. Әйтик, аларның рус фабрикантлары белән бертигез көндәшлек итүен тоткарлаучы кануннар һәм фәрманнар байтак чыгарылган. Ягъни, татар-башкортның бае да, фәкыйре дә, патша хакимияте күзлегеннән караганда, бер үк дәрәҗәдә шикле кешеләр булган.

Тик шулай да, татарлар арасында чикләнгән мөмкинлекләрдән файдалану аркасында булса да, урыслар белән ярышырлык сәүдәгәрләр сыйныфы барлыкка килгән. Казанда Арсланов, Үтәмешев, Азимов, Сәйдәшев кебек сәүдәгәрләр танылган. Күп кенә татарлар вак сәүдә белән шөгыльләнгән, кечерәк остаханәләр тоткан. Мәсәлән, Самардагы һөнәрханәләрнең шактыен татарлар тотканы, иң танылган вак сәүдәгәрләрнең берсе Ф.Мортазин булганы билгеле. Әстерханда бертуган Яһудиннар Иран белән сәүдә итешкән. Сембердә Бахшовлар (Абушевлар) атаклы сәүдәгәрләрдән исәпләнгән. Абушевның 1913 елда татарлар өчен мәктәп төзеттергәне дә мәгълүм.

Оренбурда татар сәүдәгәрләре башкарган сәүдә эшләре күләменең 50 проценты мәшһүр бертуган Хөсәеновларга туры килгән, акчалата бу процентлар 16 миллиард сум тәшкил иткән. Гомумән, Оренбур һәм Уфа губерналарында халыкның якынча 6 проценты теге яки бу төр сәүдә белән шөгыльләнгән. Алар 33 авылда һәр ел билгеле бер вакытта ярминкәләр оештырган. Алардан тыш, ихтыяҗга карап, башка ярминкәләр дә уздырылган. Мәсәлән, 1911 елда Уфада 151 шундый ярминкә оештырылган.

Рәсми бер документның эчтәлегенә караганда, Сембер өязенең Чембилей һәм Петриалексинск волостьларында яшәүче күп кенә кешеләр елның билгеле бер көннәрендә сәүдә итү өчен читкә китә торган булган. Кайбер волостьларда балигъ һәм урта яшьтәге бөтен халык сәүдә белән шөгыльләнгән. Ләкин бу мәгълүматлар татарлар бары тик сату итеп көн күргән яки сәүдә белән шөгыльләнгән, һәркем бай яки урта хәлле булган дигән сүз түгел. 1879 елгы халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, 47.687 кеше үзләренең һөнәрен "сәүдәгәр" дип яздырган. Бу сан төбәктә яшәгән халык саны белән чагыштырганда 2 проценттан артмый.

Кайбер татарлар эшләрен киңәйтеп, ширкәт ачу дәрәҗәсенә ирешә. Әгәр 1892 елда бары тик 10 татар ширкәте булса, 1911 елда алар саны 90га, 1914 елда исә 154кә җитә. Арада фәкатъ 18е генә эре сәнәгать әйберләре сата, калганнары тире, терлек, ит, азык-төлек, кәгазь һәм башка шуның ише көндәлек кирәк-яраклар сату белән шөгыльләнә.

Эре ширкәтләрнең берсе буларак Казахстанның Семипалатинск (Семи) шәһәрендә урнашкан һәм капиталы 440 мең сум булган "Наследники Садыка Мусина" фирмасын күрсәтергә була. Шул ук шәһәрдәге икенче эре ширкәткә Ф.Хәмитова хуҗа була. Бу ширкәтнең капиталы 250 мең сум тәшкил итә. Яушевлар ("Братья Яушевы") ширкәтенең фабрикалары Троицки һәм Оренбурда урнашкан була, аның еллык сәүдә әйләнеше 1190 мең сумга җитә, маллары Үзәк Русиядә, Себердә һәм Урта Азиядә сатыла.

Әлбәттә, татар ширкәтләренең мөлкәте, урысныкы белән чагыштырганда, кечерәк була. Бары 8 татар ширкәтенең капиталы 100 мең сумнан арта. Татар ширкәтләре зур күләмнәрдә тукымалар, шулай ук азык-төлек һәм тире кебек тауар саткан. 154 ширкәтнең 23е казах җирендә, 15е хәзерге Үзбәкстан биләмәләрендә урнашкан. 1914 елда татар сәүдәгәрләре җәмгысе 4.925.282 сум микъдардагы мөлкәткә ия булган.

Татарлар арасында ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башында, аз булса да, фабрикантлар да күренә. 1897 елда урыс эшкуарлары Казан губернасында 135 фабрика яисә һөнәрханәгә ия була, барлык җитештерү күләменең 89,6 проценты алар өлешенә төшә. Татар байлары 11 ширкәттә барлык продукциянең 7,8 процентын җитештергән. 1903 елда хәл әлләни үзгәрми: саннар урысларда 88,6 процент, татарда 9,3 процент күләмендә була. 1913 елда исә урыс фирмаларының саны 187гә җитеп, җитештерү күләмендәге пайлары 91,5 процентка кадәр арта. Татар кәсәбәләре саны бераз артса да (15 ширкәт), җитештерүдәге өлешләре 4,3 процент кына тәшкил итә.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG