Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күзәтүчеләр Судан референдумы нәтиҗәләренә ышаныч белдерә


Ике зур күзәтүчеләр төркеме Суданда үткән Көньяк Суданның бәйсезлеге турындагы референдум нәтиҗәләре “ышанычка лаек” дип белдерде.
Американың Джимми Картер үзәге референдумны оештыру һәм үткәрү эшләре гомумән алганда халыкара стандартларга туры килде диде.

Европа Берлеге күзәтүчеләре төркеме христианнар яшәгән Көньякның мөселманнар яшәгән Төньяктан аерылу референдумы тыныч үтте дип белдерде.

9-15 гыйнварда үткән референдумның беренчел нәтиҗәләренә караганда, бәйсезлек тарафдарлары җиңеп чыгарга охшый.
XS
SM
MD
LG