Accessibility links

“Дакар-2011”дә КамАЗлар җиңде


"КамАЗ-Мастер" спортчылары "Дакар-2011"дә җиңүне билгели
"КамАЗ-Мастер" спортчылары "Дакар-2011"дә җиңүне билгели

15 гыйнвар көнне Буэнос-Айреста “Дакар” ралли-марафоны тәмамланды. Әлеге халыкара ярышта йөк машиналары категориясендә беренче дүрт урынны Чаллының “КАМАЗ-мастер” такымы яулады.


Чаллы узышчысы Владимир Чагин 2011 ел “Дакар”ында җиденче мәртәбә җиңүгә ирешсә, икенче урынны шулай ук Татарстан спортчылары Фирдәвес Кәбиров, өченче урынны Эдуард Николаев һәм дүртенче урынны Илгизәр Мәрдиев алды.

Гомум хисапта исә “КАМАЗ-мастер” такымы 1нче урынга чыкты. Шуны да әйтергә кирәк: КамАЗлар бу раллида унынчы мәртәбә зур уңышка иреште.

“Патша” кушаматлы узышчы Владимир Чагинның беренче һәм Фирдәвес Кәбировның икенче урынны алулары, беркемне дә шаккаттырмады. Чөнки аларның “Дакар”да гел призлы урыннар гына яулавы хәзер инде гадәти хәлгә әйләнеп бара.

Бу раллида беренче мәртәбә йөртүче буларак катнашкан Эдуард Николаевның, атаклы чит ил узышчыларын артта калдырып, 3нче урынны алуын исә, белгечләр бик зур уңыш буларак бәяләде. Аны быелгы чемпион Владимир Чагин да “Үзем пенсиягә җыенмасам да, Эдуардта бик зур мөмкинлекләр күрәм”, дип билгеләп үтте.

Владимир Чагин быелгы раллида җиденче мәртәбә җиңеп, бу ярышның рекордын куйды. Ул әле бу ярышларда тагын ике рекорд иясе булып кала бирә.

Чагин “Дакар”да әле беркем дә ирешә алмаган 63 этапта җиңүче һәм бер ралли кысаларында 9 этапта беренче булып килүче ярышчы исемен дә йөртә. Ул узган елгы раллида 14 этапның 5сендә генә беренче була алмаган иде.

Татарстаннарның иң зур көндәшләре голландияле Жерар де Рой һәм чех Алеш Лопрайс быелгы ярышта катнашсалар да, финишка килеп җитә алмадылар. Спортчыларның беренчесе сәламәтлеге какшап, башлангыч этапларның берсендә үк ярышудан баш тартты. Ә икенчесе тугызынчы этапта машинасы сафтан чыгып, тиешле ком калкулыгыннан уза алмады һәм нәтиҗәдә хөкемдарларның дисквалификациясенә дучар булды.

Әлеге ике вакыйга Чаллы спортчыларының физик яктан да, техник яктан да ярышка яхшы хәзерләнгәнлеген ачык күрсәтте.
КамАЗлар 2011 "Дакар"ында да чүлләрне уңышлы үтте

Быелгы ралли Татарстан спортчыларының зур җиңүләре һәм рекордлары белән шулай итеп артта калды.

Киләсе ярышның кайда узачагы март аенда билгеле булачак. Бу хакта журналистларга ярышның оештыру комитеты җитәкчесе Этьен Лавинь хәбәр иткәнчә, раллины уздырырга теләүче илләр арасында Аргентина, Бразилия һәм Перу тора икән.

Быел Чили һәм Аргентина юлларында һәм ком чүлләрендә узган автораллида 51 илдән 67 йөк машинасы, 170 мотоцикл, 140 автомобиль катнашты. 13 этаптан торган раллида, узышчылар 9 мең 500 чакрым юл үтте.

“Дакар” Көньяк Америкада өченче ел рәттән оештырылды. Аңа кадәр Африкада уздырылып килгән “Дакар” раллие, 2008нче елда террор актлары куркынычы булганга күрә үткәрелмәде һәм алдагы елларда Көньяк Америка кыйтгасына күчерелде.
XS
SM
MD
LG