Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов төзүчеләрнең күп үлүен тәнкыйтьли


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы төзелешләрдә үлем очракларының күп булуын тәнкыйтьләде.

Шимбә көнне Татарстан төзелеш министрлыгының узган елга йомгак ясау җыелышында чыгыш ясап Миңнеханов “Бездә иминлек кагыйдәләренең үтәлеше начар хәлдә, төзелеш технологиясе бозыла. 256 каза очрагы теркәлгән. 86 төзүче һәлак булган. Бу сугыш түгел бит. Бу җавапсызлык”, - диде.

Президент төзелеш министры Ирек Фәйзуллинга һәрбер очракны тикшереп анализлауны оештырырга кушты.

Миңнеханов чыгышында Универсиада һәм ТАНЕКО кебек зур төзелеш проектларына аз гына урын бирелде һәм ул күбрәк социаль ипотека програмнарына, социаль мәдәни корылмалар төзелешенә, иминлек кагыйдәләренә һәм торак-коммуналь хуҗалыгына хосусый кәсепчелекне тартуга игътибарны арттырырга чакырды.
XS
SM
MD
LG