Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туниста полиция протестчыларны куып таратты


Бүген Туниста яңа хөкүмәт игълан ителү көтелгәндә, башкалада җыелган протестчыларны куып тарату өчен полиция су сиптергечләр һәм күз яшләндерү газы кулланды.

Демонстрациягә чыккан бер меңләп кеше илдән качарга мәҗбүр булган президент Зин әл-Абидин Бин Гали фиркасенең хакимияттән китүен таләп итте. Узган атнада Туниста гадәттән тыш вәзгыять игълан ителеп урам җыеннары үткәрү тыелды.

Тунис премьер-министры Мөхәммәт Ганнучи илнең яңа милли бердәмлек хөкүмәтен дүшәмбе игълан итү мөмкинлеген белдерде.

23 елдан артык хакимияттә утырган президент Бин Гали узган шимбәдә җитәкчелектән читләштерелгәннән соң Ганнучи “Тунис тарихында яңа сәхифә ачарга” вәгъдә итте.

Милли бердәмлек коалициясенә өч оппозиция җитәкчесенең кушылырга җыенуы да әйтелә.
XS
SM
MD
LG