Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:59

Иран һәм Русиянең хезмәттәшлекне арттырырга килешүе әйтелә


Иранның рәсми киңкүләм мәгълумат чаралары хәбәр итүенчә, Иран һәм Русия президентлары Мәхмүт Әхмәдиниҗат белән Дмитрий Медведев телефон сөйләшүендә ике ил арасындагы бәйләнешләрне ныгытырга килешкән.

Тәһранның шимбә һәм якшәмбе көннәрне чит ил дипломатларын Ирандагы ике атом корылмасын карарга чакыруын Русия игътибарсыз калдырды.

Иран дәүләт телевидениесе Әхмәдиниҗатның Медведевка Иран белән Русия һәрвакыт үзара дуслар һәм хезмәттәшләр булырга тиеш дип әйткәнлеген хәбәр итә.

Медведев та бу фикерне хуплады диелә. Медведев ике илнең энергия, ягулык, транспорт һәм башка кәсепчелек өлкәләрендә хезмәттәшлекне арттыру мөмкинлеге турында әйткән.

XS
SM
MD
LG