Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә журналист Айгөл Мәхмүтованы иреккә чыгара


Владимир өлкә мәхкәмәсе журналист Айгөл Мәхмүтованы иреккә чыгарырга дип карар итте.

Мәхмүтованың адвокаты Юрий Зак әйтүенчә, журналист бүген Владимир өлкәсендәге Кальчугино колониясеннән иреккә чыгарылып Мәскәүгә кайтачак.

Мәскәүдәге “Судьба Кузьминок” исемле район газеты баш мөхәррире, чыгышы белән Башкортстаннан булган 24 яшьлек Мәхмүтова янау белән акча таләп итүдә һәм ялган белән үзләштерүдә гаепләнеп 2008 елның сентябрендә 5 ярым елга төрмәгә хөкем ителгән иде.

Соңрак аңа карата ике гаепләүнең берсе гамәлдән чыгарылды һәм журналист колониягә күчерелде.

Кеше хокукларын яклаучылар әйтүенчә, Мәхмүтова балалар мәйданчыгында рөхсәтсез гаражлар төзүгә каршы мәкалә язып чыкканнан соң аңа каршы ялган җинаять эше оештырылган.
XS
SM
MD
LG