Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда кышкы мөселман аланы үтте


 Алабайтал авылы балалары
Алабайтал авылы балалары

Кышкы ял көннәрендә Оренбур төбәгенең берничә татар авылы мәчете каршында балалар өчен мөселман аланы үтте. Әлеге укулар Каргалы авылы мәчете имамнары ярдәмендә оештырылды.

Урал төбәгендә ислам элек-электән ныклы үсеш алган булган, соңгы елларда ислам дине яңа сулыш ала. Мәчет-мәдрәсәләрдә дин гыйлемен тирәнтен үзләштерергә теләгән яшьләр саны арта бара.

Моңа кадәр балалар өчен оештырылган кышкы укулар Каргалы авылы мәчетләре каршында гына үтеп килде. Соңгы вакытта укуларның географиясе киңәйде.

Шәмнең нуры майдан, шәкерт гыйлеме мөгаллимнән, диелә халык мәкалендә. Татар Каргалы авылының “Куш манара” мәчете имамы Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин кышкы укулар турында:

Каргалы авылы имамы Хәлиулла Фәйзуллин
“Аллага шөкер, алты ел дәвамында безнең дини оешма балаларны бергә җыеп, рухи тәрбия бирергә тырыша. Гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга өйрәнгән беренче төркем малайлар һәм кызлар инде әби-бабайлары белән бергә тезелешеп басып намаз укыйлар. Авылларда динебезне көчәйтү максатында, һәркемне иманлы итүгә юнәлтелгән тирән мәгънәле чыгышлар, вәгазьләр сөйләргә тырышабыз.

Каргалы авылы дини оешмасы әгъзалары күрше Төйлегән, Алабайтал һәм Каргалы авыллары мәчетләрендә балаларны туплап, аларга вәгазьләр сөйләп, бәйгеләр, уеннар үткәрде. Ә укулар тәмамлангач, эшкуарлар ярдәмендә балаларга бүләкләр тапшырып, тәмле ризыклар белән сыйладык. Каргалы балаларын Оренбурга да алып бардык. Иң элек балалар “Хөсәения” мәчетенә кереп намаз укыдылар, аннан шәһәр музейлары белән таныштылар. Киләчәктә дә шундый укулар үткәрергә язсын”.
Беляевка районы Алабайтал авылы мәчете имамы Караматулла хәзрәт Әбубәкиров шуларны сөйләде:

Алабайтал авылы хатын-кызлары
“Безнең балалар өчен кышкы мөселман аланын оештыруда Каргалы авылы имамнары зур ярдәм күрсәтте. Каргалы мәчетеннән Мингали абый, Хәлиулла һәм Равил хәзрәтләр, Алабайтал авылы крестьян хуҗалыгы җитәкчесе, хаҗи Хөсәен Әхмәтсафа улы Хәсәнов белән берлектә балалар өчен кышкы мөселман аланы оештырып карарга булдык. Уебыз барып чыкты кебек.

Мин иң элек, мәктәпкә барып, мәчет каршында балалар өчен мөселман аланын оештырырга теләгебез барлыгын белдереп, укучыларны дини дәресләргә чакырдым. Беренче көнне балалар аз булса, укуларны егермеләгән укучы тәмамлады. Биш көн эчендә балалар ислам кануннары белән танышты, спорт уеннары белән шөгыльләнде. Алан вакытында балалар безнең белән бергә намазга бастылар. Бигрәк тә, истә калганы җомга намазы булды. Намаздан соң балаларны сый-хөрмәт, бүләкләр көтте. Иганәчеләргә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез, эш-хезмәтләрендә зур уңышлар, бәхетле тормыш телибез.
Мөселман аланына йөрүчеләр арасында кызлар күбрәк иде. Укуларыбызны дәвам итәргә уебыз бар: якшәмбе көннәрендә әбиләрне укытсак, балаларга дин дәресләрен төшкә кадәр бирмәкчебез.

Аланнан соң балаларның ата-аналары белән дә очрашып сөйләштем. Барысы да кышкы укуларны ошаткан. Киләчәктә алар мәчеткә балалары белән бергә йөри башларлар дип уйлыйм.
Алабайтал авылы крестьян хуҗалыгы җитәкчесе, хаҗи Хөсәен Әхмәтсафа улы Хәсәнов ярдәме белән мәчетебез көннән-көн матурая бара. Аны әкренләп төзекләндерәбез, инде су да кертелде. Авылда 400 тирәсе кеше яши. Киләчәктә Алабайтал авылы халкы мәчеткә йөрер дип уйлыйм”.
уртада: Алабайтал авылы крестьян хуҗалыгы җитәкчесе хаҗи Хөсәен Әхмәтсафа улы Хәсәнов

XS
SM
MD
LG