Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сәрхүшләр җылы урынсыз калды


Казанда айныткычлар узган елның декабрендә ябылган иде. Хәзер аларның эшен кайсы оешма башкара икән?


Казанда моңарчы 6 айныткыч исәпләнсә, хәзерге көндә аларның барысы да ябылып беткән. Айныткычлар 2010 елның февраль аена кадәр эчке эшләр министрлыгы карамагында булган.

Әлеге оешмалар милиция күзәтүе астында булганда, аларга каршы бик күп сүзләр йөрде. Табиблар да, милиция хезмәткәрләре үзләре дә айныткычларның мондый системада үз вазифаларын башкара алмаулары хакында әйтеп килде. Дистә еллар буена сәрхүшләрнең сыену урыны булган һәм президент Медведев фәрманы белән бетерелгән айныткычлар эшен бүгенге көндә кайсы оешма башкара соң?

Бу сорауга җавап табу максатыннан, айныткычларның кемгә тапшырылуын сорап, Татарстан эчке эшләр министрлыгына шалтыраттык. Милициядән исә хәзер бу эш белән шөгыльләнмәүләрен, бу вазифаның сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырылган булуын әйттеләр.

Әмма Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгыннан, бу эш белән үзләренең түгел, ә Казан мэриясенең шөгыльләнүе җиткерелде. Ләкин, кызганыч, Казан мэриясе дә сәрхүшләр җыю белән шөгыльләнми булып чыкты. Һәрхәлдә матбугат үзәгеннән шундый җавап ишетелде.

Казандагы айныткычлар эшлиме, әллә инде чыннан да ябылганнармы, ябылган булсалар, алар урнашкан биналарда бүгенге көндә вазгыять ниндирәк соң?

“Айныткычлар яңадан ачылачак”

Әйтик, Казанның Тукай урамындагы айныткыч бөтенләй бетерелгән булса, Восход урамындагы Мәскәү районына караган айныткыч та ябылган һәм аның урынына милиция бүлеге ачылган.

“Мондагы айныткыч кая күчте соң?”, дип соравыма исемен әйтергә теләмәгән милиция хезмәткәре барлык айныткычларның да ябылып, алар урынына милиция бүлекләре корылуын, бу хәлдән канәгать булмауларын, эшләрнең кимисе урынга киресенчә артуы турында сөйләп китте.

Аның сүзләренә караганда, айныткычларның барысы да сәламәтлек саклау министрлыгы карамагына күчерелгән икән. “Сәрхүшләрне урам буйлап күп җыйдык инде, хәзер әнә бераз табиблар җыеп карасын”, диде ул көлемсерәп.
28 ел айныткычта машина йөртүче булып эшләгән Рафаил Шакиров

Шунда ук кар көрәп йөрүче Рафаил Шакиров исемле элеккеге милиционер безнең сүзгә кушылды. Ул хәзер лаеклы ялда икән. “28 ел буена милициядә машина йөртүче булып эшләдем. Айныткычта эшләгәнгә күрә шуны әйтә алам, бу системаны бетереп, аны сәламәтлек министрлыгына тапшыру бер дә дөрес эш түгел. Айныткычлар бер елдан соң кабаттан ачылачак әле”, ди ул.

Рафаил әфәнде әлеге фаразның нигезле булуын исбатларга тырышты:

“Чөнки хәзер иң начар аракы чыга. Кеше хәзер 50 грамм җибәрсә бетә, сүнә. Әйтик, завод эшчеләре эштән чыгуга сыраханәгә йөгерә. Аларга анда начар сыйфатлы аракы салып бирәләр”.

Табиблар аларга күбрәк ярдәм итә алмасмы, диюемә каршы ул:

“Юк. Табиблар булдыра алмый бу эшне. Анда бит төрле хулиганнар да эләгә. Табиблар алар белән ничек эшләргә кирәклеген белмиләр. Элек без эшләгәндә, айныткыч хезмәткәрләре өчен махсус канун бар иде. Бу канун кушканча, без сәрхүшне башта бәйләп куя идек. Башын бәрмәсен өчен баш астына кечкенә мендәр сала идек. Җәй көне 45 минут, кыш көне 35 минут бәйләп тота идек кешене.

Табиблар ни эшли белә инде, сәрхүшләр арасында психик авырулар да эләгә бит. Сәрхүшләрне табиблар түгел, күбрәк милиция хезмәткәрләре аңлар иде. Без алар белән бераз сөйләшеп тә утыра идек. Иртә белән айныгач, чыгарып җибәрә идек.

Бер елдан айныткычларны тагын ача башлаячаклар. Мин кабат бу урында сезгә сүз бирәм. Тагын акча түгеп яңа айныткычлар, яңа медицина оешмалары ачачаклар”, ди 3 дистә елга якын милициянең айныткычлар бүлегендә эшләгән Рафаил Шакиров.

Казанда айныткычлар узган елның декабрендә ябылган иде. Хәзерге вакытта сәрхүшләргә шәһәр хастаханәләренең терапия бүлекләре ярдәм күрсәтә.
XS
SM
MD
LG