Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски егете гитарада уйнап танылу ала


Ринат Рысмәтов
Ринат Рысмәтов

“Казан – читтә яшәүче татарларны рухландыручы башкала”, ди Иркутскида яшәүче яшь музыкант Ринат Рысмәтов. Шушы көннәрдә ул “Шәрык” клубындагы алдынгы татар яшьләре белән очрашты.


Әлеге язманы әзерләгәндә, Ринат поезд белән Казаннан Иркутскига кайтып бара иде. Элемтә начар булу сәбәпле, Татарстан башкаласында алган хис-тәэсирләрен пәрәвез аша белдек.

“Казан искиткеч, миңа бик ошады анда! Алла теләсә, укырга кереп, Татарстан башкаласында төпләнеп калырга телим!”, ди Ринат.

Оста итеп гитарада уйнаучы егет 1987 елның 19 ноябрендә Черемхово шәһәрендә туа. Гитара сыйныфында музыка мәктәбен тәмамлый. Бүген Иркутски шәһәрендәге музыка көллиятенең джаз бүлегендә соңгы елын укый. “Байкал дулкыны” татар яшьләр үзәгенең актив вәкиле. Казанда үтүче “Татар яшьләре көннәре”ндә дә катнаша. Әлеге чарадан кайтканнан соң "Казан” дигән көй яза ул.
Ринат виртуоз гитарист Әнвәр Измайлов белән


Ринатның 15 гыйнварда “Шәрык” клубында кунак булуы уйламаганда килеп чыга. Оренбурдагы туганнарыннан кайтышлый Казанга кереп чыгарга була, танышлары аның Татарстан башкаласына сугылуын белеп, “Шәрык” клубына чакыралар. Очрашуда катнашкан яшьләр Ринатның гитарада уйнавын бик җылы кабул итә.

“Аның иҗаты интернетта бик тиз таралды. “Төрек сугышчысы” исемле көе минем телефонымда яңгырый. Аның белән янәшә булганда телефон шалтырап, үзенең көен ишеткәч бик сөенгән иде. Ринатта төркичелек, татарлык нык сизелә. Гади гитара белән татар көйләрен көчле итеп уйнавы безгә бик ошады”, ди “Үзебез” хәрәкәте әйдаманнарының берсе Римма Бикмөхәммәтова.

Римма үзе дә Иркутски якларында булып кайткан. Шуңа ул Ринат кебек егетләрнең Казанга тартылуын яхшы аңлый.
Римма Бикмөхәммәтова

“Иркутски белән Казан арасы шулкадәр ерак, анда поезд белән 3 тәүлек барырга кирәк. Юлда йөрү кыйммәт булуга карамастан, Ринат акча туплап, Казанда үтүче татар чараларына килергә тырыша. “Мин татарча сөйләшәм!” чарасында әйбәт чыгыш ясаган иде. Иркутскида үтүче чараларда да катнаша, тамашачылар үзен яратып кабул итә”, дип төгәлләде сүзен Бикмөхәммәтова.

Яшь музыкант әлегә татарча начар сөйләшә икән, ләкин бу аңа көйләр язарга, җырларга комачау итми. Ул инде танылган татар музыкантлары белән дә танышырга өлгергән, алга таба күп вакытын иҗатка бирергә уйлый.

Башка рок стилендә иҗат итүчеләрдән аермалы буларак, Ринат Ислам дине кушканнарны үтәп яши, ураза тота, мәчеткә йөри.
XS
SM
MD
LG