Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:02

Медведев: Русия бәйсез Фәлестинне таныды һәм фикерен үзгәртми


Русия президенты Дмитрий Медведев Русия 1988 елда бәйсез Фәлестин дәүләтен таныды һәм шуннан бирле үз фикерен үзгәртмәде диде.

Көнбатыш Ярның Иерихон шәһәрендә Фәлестин идарәсе президенты Мәхмүт Габбас белән уртак чыгышында Медведев “Русия инде күптән, 80-нче еллар ахырында карар итте. Без фәлестин халкының башкаласы Көнчыгыш Иерусалимда булган бәйсез, бербөтен һәм яшәргә сәләтле үз дәүләтен төзү хокукын якладык һәм яклыйбыз”, - диде.

Медведев бүген Көнбатыш Ярга Фәлестин җитәкчеләре белән Фәлестин-Израил тынычлык сөйләшүләрен яңарту турында сөйләшергә килде.

Русия Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру максатындагы БМО, АКШ һәм Европа Берлеге дә кергән дүртлек әгъзасы һәм ул соңгы арада төбәктәге эшчәнлеген көчәйтергә тырыша.

XS
SM
MD
LG