Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:57

Газет-журналларга язылу бәясе чираттагы тапкыр артканнан соң да, кайбер хосусый газетларның тиражлары артты.


2011 елның икенче ярты еллыгына газет-журналларга язылу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда иң популяр татар газетлары арасында беренче урында “Юлдаш” һәм “Акчарлак” басмалары бара. Аларга 40 меңләп әбүнәче язылган. Икенче урында – “Ирек мәйданы” газеты. Аның 32 мең тирәсе укучысы бар. Өченче урында – “Татарстан яшьләре”. Аны 31 мең укучы өенә алдыра.

Болар барысы да – дәүләт ярдәменнән башка чыгучы басмалар. “Татарстан яшьләре”нән кала, бу газетлар республикадан читтә дә тарала. Аларның баш мөхәррирләре читтәге татарларга рәхмәтле. Башкортстан, Удмуртия, Чуашстан, Оренбур, Киров өлкәсендәге укучылар хисабына шушы басмаларның әкренләп тиражлары да арта бара. Әйтик, “Юлдаш”ның 40 меңлек тиражыннан 13 мең данәсен читтәге татарлар укый.

Хосусый басмалар әбүнәчеләр саны ягыннан дәүләт газетларын инде күптәннән һәм күпкә узды. Әйтик, республиканың төп рәсми газеты дип саналган “Ватаным Татарстан” 2011 елның беренче ярты еллыгында 19 меңлек тираж белән тарала. Башкала тормышын яктыртучы “Шәһри Казан” газетының гомум тиражы бу ярты еллыкта 5-5,5 мең тирәсе. Әдәбият, сәнгать темаларына язучы “Мәдәни Җомга” атналык газетын 3 кенә мең тирәсе кеше алдыра.

Дәүләт газетларында эшләүчеләр, хосусый басмалар җыен чүп-чар, булмаган хәлләрне язып, җәнҗаллар күпертеп популярлык казанды дип бара. Алар, сары матбугатны җитди газетлар белән чагыштырырга ярамый, дип саный. Һәркайсының үз укучысы, үз мәсләге.

Бәя күтәрү белән көрәш тә көчәя

Әмма соңгы елларда хосусый газетлар да үзгәрде. Алар шаккатыргыч хәлләр, популяр артистлар белән әңгәмәләр, гайбәтләр һәм ярым шәрә кызлар сурәтләрен бастыру белән генә чикләнми, ара-тирә җитди сәяси темаларны да күтәрә, халыкның моң-зарларын тыңлый, кеше хокуклары турында да яза башлады. “Акчарлак”, “Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит” – шундыйлардан.

Димәк, хосусый газетлар иҗтимагый-сәяси, җитди матбугатның аудиториясе өчен тагы да ныклабрак көрәшергә тотынган. Бигрәк тә почтаның һәм нәшриятларның хакларны күтәрүе аркасында күп кенә газетлар язылу бәясен күтәрергә мәҗбүр булды. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу ярты еллыкта гомум алганда язылучылар саны 25%ка төшкән.

Шулай итеп, укучылар акчаларын тагы да уйлабрак тота башлады. Кайбер басмаларга язылучылар артты, кайсысына кимеде. Шулай итеп, сыйфат, актуальлек, халыкчанлык мәсьәләсе алгы рәтләргә килеп басты.

“Акчарлак”ның популярлык сере

Ничек бу газет 40 мең әбүнәче җыя алган? Быел бу басмага 10 ел тулды, шушы вакыт эчендә газет шактый зур юл үтте. Баштарак “Акчарлак” популяр артистлар турында язып, укучыларны җәлеп итәргә тырышса, хәзер бу басма кешеләрнең моң-зарларын тыңлый һәм ярдәм итәргә тырыша.

Район башлыгын гаепләү, дәүләт акчаларын урлаган кешеләрне фаш итү, пай җирләрен бирмәү турында тикшеренүләр бары шушы газетта гына басылды.

Аферистларга алданучылар кыйссалары, табиблардан зыян күрү турындагы хәлләр күпләрне җәлеп итте.

Искәндәр Сираҗи
“Акчарлак” шеф-мөхәррире Искәндәр Сираҗи әйткәнчә, газет хакимияттәге кешеләрне, күмәк хуҗалык җитәкчесен, район башлыгын, оешма җитәкчеләрен тәнкыйтьләргә курыкмый. Язган мәкаләләре өчен гел мәхкәмә юлын да таптый. Язмаларның төп каһарманнары, “намус һәм дәрәҗәләренә” тап төшерүдә гаепләп, газетны еш кына мәхкәмәгә бирәләр, ди.

Газетның авторлары үзләре дә мәкалә геройларын яклап, мәхкәмәгә йөри. Мәсәлән, табибларның гамәлләренә шикаять итеп 200 мең сум отканыбыз бар, дип сөйләде “Акчарлак”ның шеф-мөхәррире Искәндәр Сираҗи.

Газетның популярлыгына җәнҗаллар казып чыгарырга яратучы, хәлләргә курыкмыйча бәя бирүче Искәндәр Сираҗиның абруе да тәэсир итмичә калмагандыр.

Ярдәмнән башка булмый

Әмма дәүләт һәм хосусый газетларны берләштерүче бер әйбер бар: алар барысы да читтән финанслар кертүгә мохтаҗ.

Татарстанның төп дәүләт газетлары әбүнә акчасына һәм дәүләт биргән дотациягә яши. Хосусый газетлар эшмәкәр акчасына, матбугат йорты ярдәмендә көн күрә. Эрерәк газет янында күпсанлы кушымта, вак басмалар, тәкъвимнәр, китаплар чыгару кәсебе була. Тора-бара барлык басмалар бергә китергән керемгә төп газетның чыгымнарын каплап була, ди “Акчарлак” вәкилләре. Бу хакта “Ирек мәйданы” баш мөхәррире Раиф Усманов та әйтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG